2019 елда Татарстанның ислам уку йортларына 1 344 укучы кабул ителде, ә 587 кеше укуын тәмамлады: мәгариф өлкәсендә ел нәтиҗәләре

26 декабрь 2019 ел 09:16
2019 елда Татарстанның ислам уку йортларына 1 344 укучы кабул ителде, ә 587 кеше укуын тәмамлады: мәгариф өлкәсендә ел нәтиҗәләре

2019 ел ахырына булган мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасында ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курсларында 30 меңгә якын кеше укый. Аларга 1500-дән артык укытучы ислам нигезләре буенча белем бирә. Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли, әлеге уку йортларында 240 укытучы хезмәт куя һәм 4000-нән артык шәкерт белем ала. 2019 елда Татарстанның ислам мәгариф учреждениеләренә барлык белем бирү формалары буенча беренче курска 1 344 кеше укырга керде, 587 шәкерт укуын уңышлы тәмамлады һәм дини белем үзләштерү хакында диплом алды.

Дини мәгариф учреждениеләре шәкертләрен яхшы укуга өндәү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм киләчәктә аларны Татарстанда һөнәри эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан, 2019-нчы елда иң яхшы 8 шәкерткә Мөфтинең еллык махсус стипендияләре тапшырылды, Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Татарстанның һөнәри мөселман уку йортлары (мәдрәсәләре) арасында беренче тапкыр республика олимпиадасы, шулай ук Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча ислам уку йортлары студентлары арасында ел саен уздырыла торган XII Бөтенроссия олимпиадасы үткәрелде.

Моннан тыш, быел Татарстанның 20 мәчетендә оештырылган татар телен өйрәнү буенча бушлай курсларга 450-гә якын кеше йөрде. Әлеге курслар республикабызның 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Алексеевск, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәрелде. Казанда курсларны «Ризван», «Тынычлык», «Казан нуры», «Гаилә» мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институтында тыңларга мөмкин. Шунысын билгеләп узарга кирәк: иң күпсанлы төркем – барлыгы 60 кеше татар телен нәкъ менә Россия ислам институтында өйрәнә. Башкалабызның «Казан нуры» мәчете дә әйдәп баручылар рәтендә – 35 кеше. Татарстан шәһәрләре һәм районнары арасында Түбән Кама мөхтәсибәтендә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтте – биредә 30-га якын кеше татар телен өйрәнергә теләк белдерде. Лидерлар рәтендә шулай ук Яр Чаллы (23 кеше) һәм Бөгелмә (20 кеше) мөхтәсибәтләре.

Шулай ук Татарстанда 2019 елда танылган татар дин галиме, татарча тәфсир авторы, тәрҗемәче Шәйхелислам әл-Хәмидинең тууына 150 ел тулу, күренекле мәгърифәтче, педагог, казыя, Россиядә беренче хатын-кызлар мәдрәсәсенә нигез салучы Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулу уңаеннан истәлекле чаралар оештырылды.

Ислам мәгарифе өлкәсендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең аерым юнәлеше булып имамнарның һәм мәдрәсә мөгаллимнәренең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрү тора. Алар өченел дәвамында квалификация күтәрү курслары һәм Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең 7-нче форумы оештырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы