Яңа рекорд: 2019 елда мөфтият тарафыннан 89 исемдәге китап бастырылды

26 декабрь 2019 ел 09:09
Яңа рекорд: 2019 елда мөфтият тарафыннан 89 исемдәге китап бастырылды

Нәшрият эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион Ислам кыйммәтләрен пропагандалау өлкәсендәге өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып тора. Әлеге эшчәнлек “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мөселманнарның аң-белемен күтәрү, шулай ук милли мәдәниятне, традицияләрне, өммәтнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүнең мөһим факторы булып торучы китап укуга кызыксынуны арттыру максаты белән, 2019 елда нәшриятта барлыгы 89 исемдәге китап дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 84 613 данәне тәшкил итте.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият эшчәнлеге өлкәсендәге иң зур казанышы, һичшиксез, Коръән мәгънәләренең татар һәм рус телләренә тәрҗемәләрен – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» һәм «Калям Шариф. Перевод смыслов» китапларын бастыру булды.  Фундаменталь хезмәтләр нәзарәт тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре булып тора, алар Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Басмаларның беренче тиражы тиз арада сатылып бетте.

2013 елдан бирле “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гарәп, татар һәм рус телләрендә барлыгы 250-дән артык исемдәге китап бастырылды. Аларның гомуми тиражы 600 000 данәне тәшкил итте. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы