Әгерҗенең Наҗар авылында мәчет ачылды

30 декабрь 2019 ел 09:23
Әгерҗенең Наҗар авылында мәчет ачылды

Кичә, җөмәдәл әүвәл аеның 3-нче көнендә (29 декабрьдә), Әгерҗе районы Наҗар авылында яңа мәчет ачылды. Аллаһ йорты эшмәкәр Рәшит Шәйхетдинов гаиләсе ярдәме белән төзелгән. 40 кв.м. мәйданлы бинада урнашкан яңа "Өмет" мәчете мөхтәсибәттә утыз алтынчы булып үзе ишекләрен ачты. 

Наҗар халкын әлеге күркәм вакыйга уңаеннан Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин һәм мәхәллә имамнары котлады, изге теләкләрен һәм үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Дин әһелләре тарафыннан яңгыраган вәгазьләрдә мәчетнең тәрбияви һәм рухи юнәлештәге әһәмиятенә басым ясалды. Чара барышында бик күп Коръән аятьләре яңгырады, догалар кылынды.

Изге чара мөселман кардәшләребезнең яңа мәчетткә намаз укуы, аннан көндезге аш белән дәвам итте.   

Шулай итеп, узып баручы елда Татарстанда барлыгы 18 яңа мәчет ачылды. Иман йортлары республиканың Актаныш, Апас, Арча, Баулы, Буа, Мамадыш, Мөслим, Нурлат, Саба, Спас, Балтач, Әгерҗе районнарына һәм Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәтенә нур өстәде, дин кардәшләребезнең биш вакыт намазларга һәм дин дәресләренә яратып йөри торган урыннарына әверелде. Барлыгы республикада 1500-дән артык мәчет эшләп килә. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы