Болгарда "30/40" мөселман форумы ачылды

02 гыйнвар 2020 ел 15:37
Болгарда "30/40" мөселман форумы ачылды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 7 көнендә (2нче гыйнварда), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте "30/40" мөселман форумын башлап җибәрде. Форум Болгар ислам академиясе бинасында ачылды һәм үз эшен дә монда дәвам итәчәк. 

“30/40” форумы кысаларында Диния Нәзарәте катнашучылар өчен бай программа әзерләде. Укулар Аллаһның күркәм исемнәре темасына багышланган. Фәнни-танып белү дәресләре экскурсияләр һәм күңел ачу программалары белән чиратлап алып барылачак. 

Форумда катнашу өчен 30 яшьтән алып 40 яшькәчә 40 кеше сайланды. Алар Татарстаннан гына түгел, Мәскәү, Башкортостан, Чиләбе, Ульян, Ырынбур өлкәләреннән килде.

Форум 5 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы