Матбугат көне: Татарстан мөфтияте өч мөселман басмасы нәшер итә

13 гыйнвар 2020 ел 15:51
Матбугат көне: Татарстан мөфтияте өч мөселман басмасы нәшер итә

13-нче гыйнварда илебездә Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Бүген Россиядә 67 000-нән артык массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлү узган. Алар арасында газета һәм журналлар – 41 038. Шулар исәбенә "Шура" фәнни-дини альманахы, шулай ук "Умма" һәм "Дин вә мәгыйшәт" газеталары керә, алар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йорты тарафыннан бастырыла.

Элек "Шура" альманахы 1908 елдан 1917 елга кадәр Оренбург шәһәрендә нәшер ителә һәм ике атнага бер тапкыр чыга. Аның нәширләре – танылган меценатлар, татар сәнәгатьчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре бертуган Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир Рәмиевлар булган. «Шура»ның мөхәррире – күренекле дин белгече, тарихчы-галим, педагог, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхретдин (1859-1936) була. 2013 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән журналны нәшер итү торгызыла. Хәзерге чорда альманах татар телендә кварталга бер тапкыр 2500 данәдә дөнья күрә һәм Татарстан Республикасы мәхәлләләренә, шулай ук Россия төбәкләренә тарала.

Журналда вәгазьләр, актуаль дини сорауларга җаваплар, тарихи очерклар, әдәби әсәрләрдән өзекләр, танылган татар дин белгечләре турында мәкаләләр, иске татар телендәге текстлар һ. б. басыла. Бүгенге көндә альманахның 28-нче саны басмага әзерләнә. Альманахны түбәндәге адреслар буенча "Хозур" нәшрият йортының фирма кибетләреннән сатып алырга мөмкин:

- Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36-нчы йорт;

- Казан шәһәре, Газовая урамы, 14-нче йорт;

- www.huzurshop.ru интернет-кибете.

- яки +79033054543 белешмә телефоны буенча.

"Умма" газетасы – рус телендә, "Дин вә мәгыйшәт" газетасы татар телендә ай саен дөнья күрә һәм Татарстан Республикасы вакыйгаларын һәм җирле мөселманнарның тормышын, шулай ук Ислам дине һәм тарихы темаларын яктырта. Бүгенге көндә "Дин вә мәгыйшәт" газетасының 293 саны һәм "Умма" газетасының 203 саны дөнья күрде. Сүз уңаеннан, "Дин вә мәгыйшәт" газетасы шулай ук татар милли матбугаты ядкяре булып тора һәм ул 2017-нче елда “Хозур” нәшрият йортында үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтте.

«Дин вә мәгыйшәт» газетасына түбәндәге сайтлар аша язылырга мөмкин: https://podpiska.pochta.ru һәм https://uslugi.tatarstan.ru («Подписка» бүлегендә).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы