Сорау. Әссәламү галәйкүм! Балдан зәкят түләнәме?
Җавап. Вә галәйкүм әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.
Имам Кудури (рәхмәтуллаһи галәйһи) үзенең “Мохтәсар Әл-Кудури” хезмәтендә болай дип яза:
و في العَسَلِ العُشْرُ إذا أُخِذَ مِنْ أَرْضِ العُشْرِ قَلَّ أَوْ كَثُرَ (مختصر القدوري/ باب زكاة الزروع و الثمار)
«Әгәр дә бал җыелган уңышыннан гошер түләнә торган җирдән алынган булса, бал күп яки аз булуга карамастан, аның уннан бер өлешен бирергә кирәк».
Югарыда әйтелгәннәрдән тагын шуны аңларга кирәк, уңыштан һәм җиләк-җимештән зәкят (гошер) түләр өчен, нисаб (зәкят чыгару өчен тиешле булган иң аз күләм) юк.
Аллаһы иң яхшы белүче.