Камил хәзрәт Сәмигуллин Минтимер Шәймиевка туган көне уңаеннан котлау сүзләрен юллады

20 гыйнвар 2020 ел 09:59
Камил хәзрәт Сәмигуллин Минтимер Шәймиевка туган көне уңаеннан котлау сүзләрен юллады

Бүген – Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның туган көне. Бу уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Минтимер Шәрип улына котлау сүзләрен юллады. Аерым алганда, Камил хәзрәт тәбрикләү хатында болай дип билгеләп үтә:

“Раббыбызның хәерле насыйбы белән Сез татар дөньясы яңарышының чишмә башында торучы, миллионлаган татарларны берләштерүче, милләтебезне оештырып җибәрүче, Ватаныбыз Татарстанны Россиядә иң алдынгы төбәк дәрәҗәсенә җиткерүче шәхес булып торасыз. Республика белән җитәкчелек итүне күптән калдырсагыз да, сез батыр йөрәк һәм зирәк акыл белән үз җилкәгезгә халкыбызның рухи үсеше өчен олы җаваплылыкны йөкләгәнсез һәм бүгенге көнгәчә милләттәшләребезнең әйдәп баручысы, ияртүчесе булып кала бирәсез”.

Мөфти шулай ук Дәүләт Киңәшчесенә Россиядә Ислам дине үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлеше өчен үзенең ихлас рәхмәтен белдерә:

“Өммәткә һәм динебезгә күп файда китергән эшләргә бай һәм үтә дә мөһим дини, милли, иҗтимагый-сәяси эшчәнлегегезне эзлекле һәм нәтиҗәле итеп башкарасыз. Шуның белән һәм тагын зирәклек, ихласлылык, гыйлемлелек, киң һәм алдынгы карашларыгыз белән сез татар дөньясында, илебездә һәм аннан читтә дә зур хөрмәт казандыгыз. Зур тырышлыклар куеп һәм ихластан республика иминлеге, милләт мәнфәгатьләре һәм Ислам үсеше өчен җан атып, илебез мөселманнары файдасына куйган хезмәтегез, игелекле гамәлләрегез өчен Раббыбыз әҗер-савапларын бирсен!”

Фото - http://shaimiev.tatarstan.ru.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы