Мөфтият эшчәнлеге белән Гарәп Әмирлекләреннән доктор Фарук Хамад танышып китте

23 гыйнвар 2020 ел 14:12
Мөфтият эшчәнлеге белән Гарәп Әмирлекләреннән доктор Фарук Хамад танышып китте

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 28-нче көнендә (23-нче гыйнварда), Татарстан мөфтияте резиденциясенә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән мөхтәрәм кунак – Мөхәммәд V исемендәге университет ректоры профессор Фарук Мәхмүд Хамад һәм аның ярдәмчесе Рашед Әл-Менхали килде. Танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды.

Очрашуда шулай ук нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректорынының уку-укыту буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин катнашты.

Доктор Фарук Хамад, беренче чиратта, бик теләп һәм зур кызыксыну белән Татарстанга сәфәр кылуы хакында җиткерде, аерым алганда, кайбер хис-кичерешләре белән дә уртаклашты:

– Бүген Россия ислам институтында булдым, уку йортының эшчәнлеге белән таныштым. Шәкертләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирелә, биредә радикализм һәм экстремизмның барлык принциплары кире кагыла, ягъни, бездәге кебек урта ислам юлыннан баралар. Укучылар ватанпәрвәрлек сыйфатларын үзләштерәләр – ә бу исә яшь буын өчен бик мөһим. Алар Татарстанны үстерү өчен күп тырышлык куялар.

Республикабыз хакында җылы, ихлас сүзләр җиткерүе өчен Рөстәм хәзрәт мөхтәрәм кунакка рәхмәт сүзләре җиткерде һәм мөфтият эшчәнлеге белән якыннан таныштырып үтте: Татарстан мәчетләренең эшчәнлеге, төп үзенчәлекләре хакында мәгълүмат бирде, ислам яңарышы тарихы турында сөйләде. Мөфтинең беренче урынбасары шулай ук татар дин әһелләренең дөньякүләм ислам гыйлеме үсешенә керткән өлешләренә дә тукталды, хәзерге вакытта имам-хатыйблар әзерләү, аларның белемнәрен күтәрү өлкәсендә зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Моннан тыш, күпләгән борынгы китапларны халкыбызга кайтару, аларны саклау һәм аны киләчәк буыннарга җиткерү хакында хәбәр бирде.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин доктор Фарук Хамадка “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан татар милләтенең күренекле дин әһеле, галим Шиһабетдин Мәрҗәни хезмәтләренең җыелмасын бүләк итте. Галимнең алты томлык җыентыгы үз эченә танылган «Хакк әл-мөбин фи мәхәсин әудаг әд-дин», «Хизәмәт әл-хәвәши ли-идәхәт әл-гәвәши», «Мөстәфәд әл-әхбәр фи әхвәл Казан вә Болгар», «Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм йагыйбиш-шәфәкъ», «Китаб әл-хикмәт әл-бәлига әл-җәниййа фи шәрех әл-гакаид әл-хәнәфиййә. Китаб әл-фәваид әл-мөхиммә» китапларын туплаган. Хезмәтләрен автор иске татар һәм гарәп телләрендә язган.

Доктор Фарук Хамад 1966 елдан уку-укыту һәм фән өлкәсендә эшли башлавы хакында әйтте. Ә иң кызыгы: чыганакларны өйрәнү барышында аның беренче булып танышкан китаплары – Казан дин галимнәренең ислам буенча язган хезмәтләре булган. Ул зур кызыксыну белән укый-укый Мәрҗани китапларын кабул итеп алды һәм бик теләп танышачагы турында җиткерде.

Очрашудан соң мөхтәрәм кунакка нәзарәт буенча экскурсия оештырылды, ул шулай ук “Дарул-ифта” call-үзәге эшчәнлеген үз күзләре белән күреп китте. Кунак икенде намазыннан соң “Ярдәм” мәчетендә, ә иртәгә Болгар ислам академиясендә, шимбә көнне КФУда булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы