Гарәп Әмирлекләре илчелеге мөфтиятнең аерым проектларына кызыксыну белдерде

23 гыйнвар 2020 ел 16:49
Гарәп Әмирлекләре илчелеге мөфтиятнең аерым проектларына кызыксыну белдерде

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 28-нче көнендә (23-нче гыйнварда), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге илчелеге вәкилләре – консулның беренче сәркатибе, икътисад һәм сәүдә бүлеге җитәкчесе Әхмәд Сәид Алькетби һәм җәмәгатьчелек белән эшләү белгече Шаат Хайсам Хамед булды. Кунакларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды. Очрашуда шулай ук “Хозур” нәшрият йорты директоры урынбасары Руслан Хисамов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты.

Татарстан мөфтие урынбасары делегация әгъзаларын республикабыздагы дини вәзгыять, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен тарату һәм Коръәнне өйрәнү өлкәләрендә ирешкән уңышлары белән таныштырды.

– Коръән – Исламның нигезе. Шуңа Диния Нәзарәте Россиядә беренче тапкыр халыкара стандартларга туры килә торган Коръән басмасын әзерләп дөньяга чыгара, – дип башлады Рөстәм хәзрәт. – Узган ел исә Россия мөселман өммәтенә Коръәннең рус һәм татар телләренә мәгънәви тәрҗемәләрен бастырып чыгардык. Хәзер Россиядә Исламның алдагы үсеше өчен тулы фундаменты бар, дигән сүз. Татар телендәгесе белән беррәттән, рус телендәге фундаменталь хезмәт тә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде.

Моннан тыш, очрашуда мөфти урынбасары мәдрәсәләр эшчәнлеге, мәчетләр өчен имам-хатыйблар әзерләү, яшьләр белән эшләү, социаль проектларны тормышка ашыру юллары турында да сөйләп узды. Алга таба ул “Хозур” нәшрияты һәм аның казанышлары белән таныштыру өчен Руслан Хисамовка сүз бирде:

– Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт өлкәсендә иң зур проекты – "Хозур ТВ" мөселман телеканалы 2019-нчы елда үз тапшырулары белән Youtub-та 64,5 млн кешелек аудиторияне колачлады. "Хозур ТВ" контентын караулар саны 70 млн-нан артып китте. 2019-нчы елда үзенең югары медиарейтингларын чираттагы тапкыр "Islam-today.ru" мәгълүмати-аналитик порталы да раслады – агымдагы елда сайтка керүчеләр саны 27 900 000-нан артып китте, үсеш 2 900 000-не тәшкил итә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов бабаларыбыз тарафыннан рәсми рәвештә Болгарда ислам динен кабул итү тарихына, дин әһелләренең каберләрен өйрәнү, мирасны кайтару, милли үзенчәлекне саклауның актуаль мәсьәләренә тукталып узды.

Очрашуда күпкырлы хезмәттәшлек алып бару юлларын киңәйтү турында сүз алып барылды. Аерым алганда, Нәзарәт тарафыннан алып барылган Коръән бастыру, Коръәнне ятлау буенча китаплар әзерләү, нәшрият эшчәнлеге, хаҗ сәфәрен оештыру, мөселман массакүләм чараларын үстерү эшчәнлекләрен киңрәк җәелдерү турында килешүләргә ирешелде. Өстәп тагын БГӘ эшләүче мөселман оешмаларының дәгъвәт алып бару һәм халык белән элемәтәләр төзү тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге дә каралды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы