Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылары бәйгесенең сайлап алу туры узды

24 гыйнвар 2020 ел 17:13
Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылары бәйгесенең сайлап алу туры узды
Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 29-нче көнендә (24-нче гыйнварда) Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенең сайлап алу туры узды. Ярышта катнашырга һәм Коръән укуда үз көчләрен сынарга иллегә якын катнашучы килде. Конкурсантлар илебезнең төрле төбәкләреннән – Татарстанның Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай шәһәрләре, Лаеш, Ютазы мөслимәләреннән тыш, Пенза, Оренбург, Сургут, Магнитогорск, Төмән, Уфа шәһәрләреннән дә килүчеләр бар. Исегезгә төшерәбез: җиңүчегә төп бүләк – гомрәгә юллама. Диния нәзарәте, район администрациясе, эшмәкәрләрнең ярдәменнән тыш, бәйгене үткәрүгә Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсе җитәкчелеге һәм район мөхтәсибе, төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм аның гаиләсе зур көч куя. Конкурс нәкъ менә аның әнисенең "Халисә" исемен йөртә. Катнашучыларның яшенә килгәндә, иң яшь кызга – 6 яшь, ә иң олысына – 47. Мөслимәләрнең Коръән уку осталыкларына һәм Изге Китапны яттан белү дәрәҗәсенә бәя бирү өчен 4 хафиздан торган мәртәбәле жюри составы билгеләнде. Алар – Казан шәһәре “Шамил” мәдрәсәсенең Коръән мөгаллимәсе Фирүзә Абдуллаева, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең ислам фәннәре, КИУның Коръән мөгаллимәсе Хаува Хәлилова, Казан шәһәре “Ризван” мәчете каршындагы мәдрәсәсенең Коръән мөгаллимәсе Гөлинә Камалова, Урыссу бистәсе “Фәнис” мәдрәсәсенең гарәп теле һәм Коръән мөгаллимәсе Сайфура Хотамхуҗа. Жюри рәисе – Гаишә ханым Мәрданшина.
Иртәгә Ютазы районы Урыссу бистәсе мәдәният йортында конкурсның рәсми ачылышы һәм ике номинация нигезендә: Коръәннең өч җүзен (28, 29, 30) белү һәм Коръәннең дүрт (27, 28, 29, 30) җүзен белү буенча бәйге көтелә. Әлеге конкурсны үткәрүнең максаты – мөслимәләрне хакыйкый Ислам дин гыйлеме алырга чакыру, шулай ук Коръән буенча белемнәрне арттыру һәм киләчәктә дә Кәлам Шәрифне яттан өйрәнүгә омтылышларын үстерү. Коръән укучылар бәйгесендә катнашу өчен гүзәл затларның яше чикләнмәгән. Төп шарт – туташлар һәм ханымнар Коръән хафизлар әзерләү яки Коръән ятлау үзәге шәкерте булмаска тиеш. Конкурс таләбе буенча, катнашучылар җүзләрне яттан укудан тыш, төп таләпләр булып мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (дөрес укый белү) кагыйдәләрен белү, Коръәнне аһәңле (матур тавыш белән) укырга тиешләр.
Дүрт җүзне белү номинациясендә беренче урынны яулаучыга, мәхрәме булган очракта, гомрәгә юллама бүләк ителәчәк. Мәхрәме булмаса, ул юлламаны әтисенә яисә әнисенә бирә ала. Әгәр әти-әнисе яки мәхрәме булмаса, җиңүче бүләктән баш тарткан очракта гомрәгә юллама икенче урын алучыга тапшырылачак. Калган призерлар һәм катнашучылар кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алачак. Исегезгә төшерәбез: Татарстанның Көньяк-көнчыгыш казыяте тарафыннан хатын-кызлар арасында Коръән бәйгесе соңгы тапкыр Баулы мөхтәсибәтендә 2017 елда уздырылган иде.
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы