Татарстан мөфтие Гарәп Әмирлекләреннән килгән хәләл кунакханәләр белән идарә итүче оешма җитәкчесе белән очрашты

28 гыйнвар 2020 ел 16:40
Татарстан мөфтие Гарәп Әмирлекләреннән килгән хәләл кунакханәләр белән идарә итүче оешма җитәкчесе белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 3-нче көнендә (28-нче гыйнварда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән мөхтәрәм кунак – "TIME Hotels" компаниясе генераль директоры Мөхәммәд Авадалл белән эшлекле очрашу үткәрде. Авадалл әфәнде Казанга республикада мөселман кунакханәләр үсеше мөмкинлекләре белән танышу максатыннан килгән.

Әңгәмә барышында ТР мөфтие хөрмәтле кунакка Татарстан белән кызыксынуы өчен рәхмәтен белдерде һәм республикабыздагы дини вәзгыять, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды. Аерым алганда, Камил хәзрәт Авадалл әфәндегә мөфтиятнең хәләл индустрияне үстерү өлкәсендәге уңышлары һәм җитештерүчеләрне «Хәләл» стандартлары буенча сертификацияләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Моннан тыш, ТР мөфтие «TIME Hotels» компаниясе генераль директоры Мөхәммәд Авадаллны мөселман кунакханәләре һәм туризм өлкәсен үстерүдәге тәҗрибәсен уртаклашуга чакырды, чөнки хәзерге вакытта Татарстанда бу өлкә буш булып кала бирә.

Авадалл әфәнде, үз чиратында, Татарстанга карата хәләл кунакханәләр һәм туризм юнәлешендә эшләү буенча кызыксынуын белдерде һәм бу өлкәдә республикада үзе өчен иң кызыклы юнәлешләрне билгеләде. Мөхтәрәм кунак Камил хәзрәткә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «TIME Hotels» компаниясе эшчәнлеге һәм аның барлыкка килү тарихы турында сөйләде.

Мөхәммәд Авадалл Камил хәзрәт белән очрашудан соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка юнәлде һәм аның белән дә күрешеп сөйләште.

«TIME Hotels» кунакханә компаниясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 2012-нче елда оешкан. Бүгенге көндә «TIME Hotels» идарәсендә 18 кунакханә (1664 номер) бар. Алар Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Мисыр һәм Согуд Гарәбстаны территориясендә урнашкан.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы