Арчада мөнәҗәтләр бәйгесе йөздән артык талантны җыйды!

30 гыйнвар 2020 ел 13:47
Арчада мөнәҗәтләр бәйгесе йөздән артык талантны җыйды!

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 5-нче көнендә (30-нчы гыйнварда), Арчада “Мөнәҗәтләр – халкыбызның җан авазы” бәйгесе узды. “Шәрык” мәчетенең зур залында Татарстанның Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Теләче һәм башка районнарыннан йөздән артык конкурсант җыелды. Иң яшь катнашучыга – 25 яшь, ә иң өлкәненә – 85 яшь иде. Мөнәҗәтләр бәйгесе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елына, шулай ук ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.

Бәйгедә катнашучыларның иҗади чыгышларын компетентлы жюри бәяләде, аның составына Татарстан Республикасының Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, абыстай Сәидә ханым Аппакова, Арча шәһәре сәнгать мәктәбе мөдире Гөлнара Сабирова, Арча районы хатын-кызлар советы җитәкчесе Әлмира Гатауллина һәм Арча районы Мөслимәләр берлеге рәисе Рая ханым Фәтхуллина керде.

Әлеге чара гадәттәгечә Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Аннары сәламләү сүзләре белән Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм ТР Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина мөрәҗәгать итте. Алга таба катнашучылар дүрт номинациядә мөнәҗәтләр әйтергә кереште, алар гаилә, ана һәм бала мөнәсәбәте, туган ил, дини эчтәлектәге мөнәҗәтләр, яшәү һәм үлем темаларына карый иде.

Конкурска йомгак ясаганнан соң, җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Әлеге чара күмәк рәвештә дога кылу белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы