Мөфти Дагыстан мөфтияте кунакларын кабул итте

04 февраль 2020 ел 17:46
Мөфти Дагыстан мөфтияте кунакларын кабул итте

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 10-нчы көнендә (4-нче февральдә), Татарстан мөфтиятендә Дагыстан Республикасыннан килгән кунаклар булды. Мөхтәрәм дин эшлеклеләрен – Дагыстан Республикасы мөфтиятенең Төньяк Территориаль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле, А.Ю.Йосыпов исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс Умалатов һәм Шәех Мөхәммәд Ариф исемендәге мәдрәсә директоры Магомед Гаджиевны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршылады.

Дагыстан кунаклары Татарстанга ислам мәгарифе өлкәсендәге казанышлар белән танышырга килүләре хакында белдерделәр.

Эшлекле сәфәр барышында алган хис-кичерешләре белән беренче булып  Ильяс Умалатов уртаклашты:

- Татарстан Республикасына килүебез белән иң әүвәл РИИ ректоры Рафик Мөхәммәтшин белән очраштык, ул безне бик җылы каршы алды һәм безгә Татарстанның ислам мәгарифе өлкәсендә ничек эшләве, күпьеллык тәҗрибәсе, казанышлары турында сөйләде. Без мәгариф өлкәсенә караган уртак яклар турында фикер алыштык, бу юнәлештә ничек эшләргә кирәклеге хакында сөйләштек, хафизлар өчен мәктәпләрне эшләтү, мәктәп балалары, үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирү мәсьәләләрен күтәрдек. Бу җәһәттән ул безгә бик нык ярдәм итте һәм Әхмәтһади Максуди исемендәге Мәгърифәт үзәгенә  барырга тәкъдим итте. Аның эшчәнлеге белән дә таныштык.

Камил хәзрәт үз чиратында кунакларга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Балтачта урнашкан ир балалар өчен “Ярдәм” мөселман пансионаты, Әлмәттә урнашкан “Нур” татар мәктәбе эшчәнлеге турында сөйләде. :

Моннан тыш, кунаклар татар дин әһеле З.Рәсүлев хезмәтләре белән таныштылар, аның Коръән төрле кыйраәтләрен белүе, алган иҗазәтләре хакында фикер алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы