Аксакаллар Теләчедә автоһәлакәттә вафат булган Шәдке авылы имамы рухына дога кылдылар

06 февраль 2020 ел 16:55
Аксакаллар Теләчедә автоһәлакәттә вафат булган Шәдке авылы имамы рухына дога кылдылар

Бүген, нәзарәтнең аксакаллары, еллык җыелышы узганнан соң, Шәдке авылына сәфәр кылды. Биредә алар авыл зиратына кереп, күптән түгел автоһәлакәтта вафат булган Фәрит хәзрәт Шәйхиевның каберен зиярәт кылды. Әлеге чарада район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та булды. Теләче мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев Коръән аятьләре укыды, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов дога кылды. Аннары кунаклар мәрхүм хәзрәт хезмәт куйган Шәдке авылы «Сәлимҗан» исемендәге мәчеткә керде, биредә икенде намазы укыды, аннары Фәрит хәзрәтнең өенә барып, аның гаилә әһелләре белән аралашты, балаларының хәлен белде, укулары белән кызыксынды, киләчәктә дә кулдан килгәнчә булышырга, ярдәмнәрдән ташламаска вәгъдә бирде. Авылдашлары исә Фәрит хәзрәтне бик яхшы кеше, авыл өчен янып йөрде, халыкны мәчеткә чакыру буенча зур тырышлык куйды дип искә алды.
Исегезгә төшерәбез: Фәрит хәзрәт Шәйхиев 20 нче гыйнвар көнне арабыздан китте. Ул 15 ел дәвамында Шәдке авылында имам булып хезмәт итте. Хәзрәтнең хатыны, өч баласы, карт әнисе калды. Олы уллары Җәүдәткә – 13, уртанчылары Сәгыйтькә – 9, кечкенә кызлары Мәрьямгә – 6 яшь.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы