"Мир бизнес банк" вәкилләре – Нәзарәттә

07 февраль 2020 ел 11:41
"Мир бизнес банк" вәкилләре – Нәзарәттә

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 13-нче көнендә (7-нче февральдә), Татарстан мөфтие нәзарәттә "Мир бизнес банк" вәкилләре белән күреште. Әлеге очрашуда “Мир Бизнес Банк” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе, Директорлар советы әгъзасы Вакили Сәйид Сәет, Банкның Казан шәһәрендәге офисының административ-хокук бүлеге җитәкчесе Ренат Хәбибуллин, “Проекты Татарстана” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айрат Гайфетдинов катнашты.

Вакили Сәйид Сәет, мөфти хәзрәтне сәламләп, Банкның тарихы белән таныштырды, күп еллар дәвамында банк системасында хезмәт куюы, Мәскәү, Әстерхан һәм Казан шәһәрләрендә банкның филиаллары ачылу турында сөйләде. Моннан тыш, ул банкның хәләл продуктлар буенча хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрен булдыру ниятеннән, мөфти хәзрәткә мөрәҗәгать итте. Камил хәзрәт банкның хезмәт күрсәтү һәм продуктларын тикшерү буенча нәзарәтнең Голәмәләр шурасында белгечләр шөгыльләнүе хакында әйтте һәм бик теләп тәкъдимнәрне көтеп калды. “Ислам банкингы буенча тикшерүләрне голәмәләр алып бара, бездә AAOIFI-да (Ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык исәбе һәм аудит буенча оешма) имтиханнар тапшырган әзерлекле белгечләребез бар. Без бик теләп сезнең белән хезмәттәшлектә торырга әзер,” – диде һәм “Ак барс банк” белән багланышлар буенча мисаллар китерде.

Моннан тыш, Камил хәзрәт кунакларга “Хозур ТВ” мөселман телеканалы, нәшрият эшчәнлеге турында сөйләде. Киләчәктә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә ислам каллиграфиясе буенча дәресләр алып бару һәм сәнгатьнең бу төре буенча Ираннан белгечләр чакырту теләген җиткерде. Шулай ук фарсы телендә язылган борынгы кулъязмалар белән танышу өчен Иран китапханәләренә мөрәҗәгать итү буенча фикер алышты.

Камил хәзрәт кунакларны шулай ук 29-нчы феральдә Мәрҗани кубогына узачак Бөтенроссия джиу-джитсу ярышларына чакырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы