Мөфти БИА Попечительләр советы утырышының нәтиҗәләре турында: "Татарстан һәм татар өммәте - илебездәге Ислам үсешенең иң уңышлы моделе"

08 февраль 2020 ел 15:58
Мөфти БИА Попечительләр советы утырышының нәтиҗәләре турында: "Татарстан һәм татар өммәте - илебездәге Ислам үсешенең иң уңышлы моделе"

Бүген,  җөмәдәл-ахир аеның 14нче көнендә (8-нче февральдә) Болгар ислам академиясендә Попечительләр советының тәүге утырышы узды. Утырыш РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук илнең берничә төбәге башлыклары һәм иң эре эшмәкәрләр катнашында узды. Җыелышта шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасарлары Илфар хәзрәт Хәсәнов (ул БИАның Учредительләр советы рәисе дә) һәм Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин (БИАның беренче ректоры һәм Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе) да эшләделәр. 

Сәламләү сүзендә Сергей Кириенко ассызыклаганча, Россия Президенты традицион ислам белеме мәктәбен үстерү бурычын куйган иде. "Безнең илебездә ислам тарихы бай, күп гасырлы тарихы, мәдәнияты, үз традицияләре бар. Бу Россия кебек күп милләтле һәм күп конфессиональ ил өчен бу аеруча мөһим. Россия исламының үзенчәлекле традицияләре сакланып, дин әһелләренең яңа буыннарына тапшырылып килде", - диде ул. 

Аның сүзләренчә, Россия Президенты Болгар ислам академиясенә ярдәм, Ислам мәдәнияты, фәне һәм белеме фондын финанслауны арттыру буенча берничә карар кылды. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, 922 елда исламны кабул итү уникаль Евразия цивилизациясе формалашуының төп этабы. "Ислам дине белеменең мең еллык традицияләре бар. Бабаларыбыз калдырган бай мирасыбыз XIX гасыр -  XX гасыр башындагы мәгрифәтчеләребез һәм дин әһелләребез хезмәтләрендә лаеклы чагылыш тапты", - диде ТР Президенты. 

Ул ассызыклаганча, төпле карарлар кабул итү дини өлкәдәге проблемаларны хәл итәргә ярдәм итте. Кабул ителгән карарлар арасында Россия ислам университетын оештыру, исламны тирәнтен өйрәнү чаралары буенча федераль план, ислам белеме Советын оештыру бар. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Ислам мәдәнияты, фәне һәм белеме фондының тәэсире дә зур булуын ассызыклады. ТР Президенты сүзләренчә, Болгар ислам академиясен оештыру шул зур эшнең логик дәвамы булды. Ул алдынгы ислам фәнни-мәгариф, дини белем үзәге булырга тиеш. 

Алга таба эшчәнлекнең нәтиҗәләре турындагы хисап һәм мөһим юнәлешләре хакында академиянең ректоры Данияр Абдрахманов чыгыш ясады. 

Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин болай дип белдерде: "Җыелышның шундый югары дәрәҗәдә үтүе дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан Россиядә ислам мәгарифен үстерүдә һәм заманында Россия мөселманнарын Ислам дөньясының иң алдынгы өммәтләре дәрәҗәсенә күтәргән тарихи нигезләрне яңартуда кызыксынуын дәлилли. Һичшиксез, Татарстан һәм татар өммәте - илебездәге Ислам үсешенең иң уңышлы моделе. Бу модель шуны күрсәтә: дини, фәнни, хакимият һәм коммерция оешмалары көчләрен берләштергәндә генә уңай үзгәрешләр булырга мөмкин". 

ТР Президенты матбугат хезмәте материалы һәм фотолары файдаланылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы