Татарстан дин әһелләре Сарытауда Эдуард Ганиев истәлегенә багышланган конференциядә катнашты

08 февраль 2020 ел 17:09
Татарстан дин әһелләре Сарытауда Эдуард Ганиев истәлегенә багышланган конференциядә катнашты

8 февраль көнне Сарытау шәһәрендә «Россиядә иганәчелек феномены: үткәне, буыннан-буынга күчүе, киләчәге» халыкара конференциясе узды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән әлеге чарада ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев катнашты. Форумда шулай ук Казаннан Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров җитәкчелегендәге делегация бар иде.

Танылган эшмәкәр, иганәче һәм хәйрияче Эдуард Ганиевның вафат булуына бер ел тулуга багышланган чара Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Алга таба Татарстан мөфтие исеменнән сәламләү сүзләрен республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җиткерде. Ул: “Эдуард Әнвәр улы гомеренең соңгы мизгелләренә кадәр хәйриячелек белән шөгыльләнде, татар халкы һәм ислам дине үсешенә үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш кертте. Аның динебезгә, милләтебезгә керткән олуг хезмәтләренә республикабыз дин әһелләре зур рәхмәтләрен белдерәләр. Ул Болгар җыенына, Балтач районы Бөрбаш авылында узучы Мөселман балалар сабантуена яшьләрне алып килде, даими элемтәдә булдык. Без дә шәрәфле кунаклар сыйфатында Ульян өлкәсе Кулаткы укуларында һәрдаим катнашып килдек. Аллаһы Тәгалә аның урыннарын җәннәттә әйләсен!” – диде һәм дога кылды. Җәлил хәзрәт киләчәктә дә Эдуард Ганиев истәлегенә багышланган чараларның дәвамлы булуын теләде: “Бу күркәм сыйфат, традиция безнең тарихыбызда ныклап өйрәнелергә лаеклы. 1917-нче елгы инкыйлабка кадәр татар байлары мәдрәсәләр, приютлар, хастаханәләр тотканнар, шушы изге юлга, ягъни изге гамәлләр кылырга башкаларны өндәгәннәр”, – дип ассызыклады.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин Эдуард Ганиевның татар дин әһелләре белән элемтәсе узган гасырның 90-нчы еллар ахырыннан ук башлануын искәртте: “Эдуард абый милләт, дин өчен җан атып торучы ихлас кеше иде. Төрле чараларда катнаштык. Татарстан өммәте үсешенә, динебез юлындагы олуг казанышларын югары бәяләп, заманында аны нәзарәтнең күркәм бүләге – Габделхак Саматовның “Рухи мирас” премиясе белән бүләкләгән идек. Эдуард абый өммәтебезгә ару-талуны белми хезмәт итте”.

«Бу чарада төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребез, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре җыелды. Алар Татарстаннан, Ульян, Самара, Пенза, Мәскәү өлкәләреннән килгәннәр. Һәм алар Эдуард Әнвәр улы Ганиевны яратып белгән кешеләр. Бу, әлбәттә, безнең көчебезне күрсәтә торган гамәл. Без киләчәктә дә бердәм булсак, татар дөньясы баер һәм киңәер», – диде Ринат Закиров.

Искәртеп узабыз, Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының элеккеге башлыгы, эшмәкәр, меценат Эдуард Ганиев узган елның 8 февралендә 67 яшендә вафат булды. Ул — дини мирасны кайтаруга, изге җирләрне кадерләүгә, мә­четләр салуга, дин әһелләре әзерләүгә хәләл акчасын сарыф иткән кеше.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы