Арча мөхтәсибәте республикакүләм чаңгы ярышы үткәрә

12 февраль 2020 ел 13:29
Арча мөхтәсибәте республикакүләм чаңгы ярышы үткәрә

Җөмәдәл-ахир аеның 22-нче көнендә (16-нчы февральдә), Арча мөхтәсибәте беренчелегенә Мөрәле авылында чаңгы ярышлары уздырылачак. Әлеге спорт чарасы ТАССР оешуга 100 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, Арча районының 90 еллыгына багышлап оештырыла. Ярышларда катнашучыларны теркәү иртәнге 09.00 сәгатьтә Мөрәле авылында “Мәйдан” спорт-күңел ачу полигонында башланып китәчәк. Чаңгы ярышында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен, яшь категорияләренә карап, махсус дистанцияләр булдырылган. Барлыгы – җиде төркем: 2009-нчы елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр, 2006-2008, 2004-2005, 2002-2003, 35 яшь һәм аннан яшьрәкләр, 36 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, шулай ук Арча мөхтәсибәте имамнары, мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимәләр. Дистанциянең озынлыгы, катнашучының җенесенә һәм яшенә карап, 500 метрдан алып 5 километрга кадәр ераклыкны тәшкил итә. Ярыш нәтиҗәләре буенча, шәхси беренчелек һәм командалар буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк, аларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак. Спорт чарасын ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Арча районы мөхтәсибәте оештыра һәм, елдагыча, чаңгы ярышында Татарстанда яшәүче һәр кеше килеп катнаша ала. Чаңгычылардан гаризалар 2020-нче елның 14-нче февраленә кадәр n-ravil@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 89872347035 (Равил Нәбиуллин).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы