Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте мәчетләренә йөрүчеләр чаңгыда ярышты

13 февраль 2020 ел 15:46
Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте мәчетләренә йөрүчеләр чаңгыда ярышты

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 19-нчы көнендә (13-нче февральдә), Залесный бистәсендәге “Динамо” спорт базасы җирлегендә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган чираттагы ярышлар узды. Бу юлы шушы мөхтәсибәт мәчетләренә йөрүчеләр чаңгыда ярышты. Җиде мәчеттән егермедән артык кеше җыелды. Кайберәүләр гаиләләре белән килгән иде. Ярышта катнашучыларның иң яшенә – 13, иң өлкәне исә җитмешкә якынлашып килә.

Ярышлар тәмамлану белән, җиңүчеләр дә билгеле булды. Беренче урынга “Залесный” мәчетеннән иң яшь чаңгычы Айвар Мөхәммәтшин чыкты. Икенче һәм өченче урыннарны “Рамазан” мәчетеннән – Закир Нуруллин һәм “Залесный” мәчетеннән Тәнзилә Сафиуллина бүлеште. Ярышта катнашучылар барысы да кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде. Күркәм чара “Залесный” мәчетендә төшке аш белән тәмамланды.

Ярышта катнашучылар узышлардан бик канәгать калды. Һава торышы бик яхшы тору сәбәпле, барысының да күңелләре күтәренке булды. Алар мондый чараларның алга таба да дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. Ин шә Аллаһ.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы