“Азан” радиосы сайты яңа дизайнда эшли башлады

14 февраль 2020 ел 10:35
“Азан” радиосы сайты яңа дизайнда эшли башлады

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең популяр мөселман электрон ресурсларының берсе – «Азан» интернет-радиосы яңа сайтка күчте. Радиостанция тапшыруларын хәзер azan.fm адресына кереп тыңларга мөмкин.

Радио яңа серверга күчү сәбәпле, “Азан” радиосының мобиль кушымталарын да яңартырга кирәк. Әгәр сез кушымтаны урнаштырмаган булсагыз, түбәндәге сылтама аша керегез:

Android өчен кушымтаны йөкләү сылтамасы.

iPhone өчен кушымтаны йөкләү сылтамасы.

Исегезгә төшерәбез, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең медиапроекты буларак, “Азан” радиосы 2013 елның җәеннән эшли башлады.

Интернет-радиостанцияне гамәлгә куючы - “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы мөфтияте каршындагы “Хозур” нәшрият йорты” хосусый учреждениесе.

Радионың идея авторы – Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Радиотыңлаучыларның төп географиясе: Россия, Германия, Румыния, АКШ, Украина, Үзбәкстан, Казахстан, Франция, Алжир, Төркия, Бөекбритания, Белоруссия, Кыргызстан, Чехия, Финляндия, Венгрия, Таҗикстан, Эстония, Азәрбайҗан, Нидерланд, Италия, Швеция, Марокко һ.б.

Радионың айлык аудиториясе 25 меңнән артып китә.

“Азан” интернет-радиостанциясе тәүлегенә 24 сәгать эшли. Тыңлаучыларның яше 12+.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы