“Мөхәммәдия”дә күчерелергә дип чыгарылган китапларга халыкның саксыз гамәлләренә ризасызлык белдерәләр

17 февраль 2020 ел 11:39
“Мөхәммәдия”дә күчерелергә дип чыгарылган китапларга халыкның саксыз гамәлләренә ризасызлык белдерәләр

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күчерелергә дип ишегалдына чыгарылган китапларга карата халыкның саксыз мөнәсәбәт күрсәтүенә борчылып кискен ризасызлык белдерәләр. 

Билгеле булганча, уку йортында төзекләндерү эшләре көтелә. Бу уңайдан, мәдрәсә җитәкчелеге тарафыннан биналарны бушату, әйберләрне күчерү эше оештырылды. Шул исәптән, мәдрәсәнең фәнни китапханәсе дә оешкан төстә һәм тулы күләмдә йөздән артык тартмага тупланып, башка биналарга озатылды. Китапханә фондына карамаган, әмма уку һәм эш бүлмәләрендәге киштәләрдә сакланган әдәбият, төрле басмалар, дәреслекләр, студентларның кулъязмалары шулай ук складка күчерү өчен аерым тартма һәм капчыкларга җыелды. Әлеге китаплар, комачаусыз автотранспортка төяп җибәрү өчен, мәдрәсә ишегалдына чыгарылды. Әмма объектив сәбәпләр аркасында капкалары ачык торган мәдрәсә ишегалдына рөхсәтсез кергән чит-ят кешеләр, әдәпсезлек күрсәтеп китапларга карата саксызлык кылып аларны актара һәм алып чыгып китә, шул ук вакытта интернет челтәре аша ялган мәгълүмат тарата башлый. Ләкин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе үзенең фәнни китапханәсен дә, үзендә сакланган башка китапларны да урамга чыгарып ташламады – мондый хәбәрләр дөреслеккә туры килми!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы