Татарстанда Коръән бәйгеләре үтте

17 февраль 2020 ел 11:56
Татарстанда Коръән бәйгеләре үтте

Узган ялларда Татарстанда берьюлы ике Коръән бәйгесе узды. Түбән Кама мөхтәсибәтендә бәйге олылар өчен үткәрелсә, Казанның “Госмания” мәктәбендә ул балаларны җыйды.

16 февраль көнне Түбән Каманың “Җәмигъ” мәчетендә 16 яшьтән алып өлкәннәргә кадәр Коръәнне яттан белү буенча үзара узышты. Катнашучыларга бәя бирү өчен Казаннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлекнең баш белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәгенең Коръән мөгаллиме Баһадир хәзрәт Рөстәмхуҗаев килде. Бәйгедә жюри әгъзасы булып шулай ук әлеге Коръән конкурсын оештыручы, түбәнкамалы Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов та эшләде.

Жюри 38 ир-атның һәм 36 хатын-кызның Коръән укуын тыңлап, өч номинациядә җиңүчеләрне билгеләде: “Китапка карап уку, 50 яшьтән өлкәнрәкләр”, “Китапка карап уку, 16 яшьтән 50 яшькә кадәр”, “29-30-нчы җүзләрне яттан уку”, “30-нчы җүзне яттан уку” һәм “30-нчы җүзнең яртысын яттан уку”. Нәтиҗәдә, һәр номинациядә ирләр һәм хатын-кызларны аерым бәяләп өч призлы урынга лаек катнашучылар сайланып алынды.

15-нче февраль көнне Казан шәһәренең “Госмания” мәктәбендә XI Коръән бәйгесе үтте. Әлеге чарада мәктәп укучыларыннан тыш, “Нурислам” мәчетенә Коръән ятлау үзәгенә йөрүче 7-16 яшьлек балалар да катнашты. Бәйгедә малайлар түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнде: “Кыска сүрәләр”, “Ярты җүз”, “Бер җүз”, “Ике җүз”, “Дүрт җүз”, “Алты җүз” һәм “Тулы Коръән”. Катнашучыларның санына килгәндә, барлыгы 50-дән артык малай катнашты. 16 яшькә кадәрге кызлар түбәндәге номинацияләр катнашты: “Ярты җүз”, “Бер җүз”, “Бер ярым җүз”, “Ике җүз”.

Әлеге бәйге “Госмания” мәктәбендә елга бер тапкыр үткәрелә. Ул Коръән бәйрәме форматында уздырыла һәм бәйгедә катнаша алмаган укучыларга да татлы күчтәнәчләр тарату белән үзенчәлекле булып тора. Быел Коръән бәйгесе Татарстан мөфтияте, "Коръән нуры" хәйрия фонды һәм Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе каршындагы "С Верой в Будущее" хәйрия фонды ярдәме белән үткәрелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы