Төркиядә Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръән басмасы чыкты. Аны тагын Үзбәкстанда бастырдылар һәм Белоруссиядә нәшер итәчәкләр

17 февраль 2020 ел 15:47
Төркиядә Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръән басмасы чыкты. Аны тагын Үзбәкстанда бастырдылар һәм Белоруссиядә нәшер итәчәкләр

Төркиядә Татарстан Диния Нәзарәте әзерләгән Коръән китабы басылып чыкты. Кәлам Шәриф Coşkun Teknoloji Ve Yayincilik төрек нәшрияты башлангычы һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәер-фатихасы белән чыкты. Дөнькүләм танылган мәшһүр “Казан Басма” стандартларына һәм хәзерге халыкара таләпләргә туры китереп әзерләнгән Коръәннең электрон файлларын бушлай тапшыру хакында 2019 елның декабрь ае ахырында ике яклап килешенгән иде. Бүген исә казанның “яңа” Коръән басмасы төрек өммәте өчен 12 меңлек гомуми тираж белән нәшер ителде.

Моннан тыш, Татарстан мөфтиятенең Коръән китабын 2020 елның ахырына кадәр Беларусь Диния Нәзарәте дә бастырып чыгарырга ниятли. Басманың электрон файллары Беларусь өммәте файдасына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең Минскка рәсми сәфәре вакытында тапшырылды. Шунысы да әһәмиятле, Беларусь Диния Нәзарәтендә Коръән мәгънәләрен белорус теленә тәрҗемә итү буенча эшче комиссия булдырылды – эш мөфтиятнең “Калям Шариф. Перевод смыслов” китабы нигезендә алып барыла.

Коръән басмасының электрон нөсхәләрен бирүне сорап төрек нәшриятының Татарстан мөфтиятенә мөрәҗәгать итүе юкка түгел: 2017 елда нәзарәт чыгарган Коръән Сүриянең вакфлар министрлыгында тикшерүне уңышлы үтте һәм Россиядә тәүге тапкыр халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. Алга таба 2019 елда Татарстан мөфтияте нәшер иткән Коръән басмасы Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты Идарәсенең дә уңай бәясен алды. Халыкара танылу Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән басмасына карата дөньякүләм мөселман җәмәгатьчелеге кызыксынуын арттыра. Нәтиҗәдә, 2019 елда Татарстан мөфтиятенең Коръән бастыру тәҗрибәсенә Коръәннең Дубай халыкара премиясе үзәге (DIHQA) дә мөрәҗәгать итте. Үз басмасын әзерләү барышында алар атаклы «Казан басмасы»ның өч – 1803, 1914 һәм 2016 еллардагы чыгарылышларын куллана. Моннан тыш, былтыр Үзбәкстан мөфтияте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән Коръәнне 10 мең данә тираж белән бастырды.

Шулай итеп, Татарстан мөфтияте Коръән бастыруның татар традицияләрен торгызып җибәрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы