Аксакаллар шурасы рәисе яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары белән очрашты

17 февраль 2020 ел 15:00
Аксакаллар шурасы рәисе яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары белән очрашты

Бъген, җөмәдәл-ахир аеның 23-нче көнендә (17-нче февральдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов белән күреште. Очрашу министрлыкта узды һәм бер сәгатьтән артык дәвам итте. Беренче чиратта Айрат хәзрәт Тимур Җәүдәт улына җылы каршылавы, бар көчен, белемен, тырышлыгын куеп яшьләр сәясәте өлкәсендә ару-талуны белми эшләве өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алга таба Айрат хәзрәт Әюпов Тимур Сөләймановны Татарстан мөфтиятенең эшчәнлеге белән таныштырды, аеруча Аксакаллар шурасы, социаль бүлек тарафыннан алып барылган проектлар турында сөйләп узды.

– Татарстанның һәрбер районында мөхтәсибәтләр бар, аларда яшьләр бүлекләре, Аксакаллар шурасы эшли. Шуны күздә тотып, Яшьләр эшләре министрлыгы белән килешү төзергә тәкъдим итәм, шушы килешү нигезендә барлык эшләрне дә бергә эшләү турында вәгъдә бирәм. Без яшьләргә мирас калдырырга тиешбез. Әлбәттә, мәчетләребезгә намаз укучы яшьләребез килә. Тик безгә дини булмаган яшьләр белән эшләргә, аларны татар милләте, динебез, мирасыбыз белән кызыксындырырга кирәк. Килешү нигезендә, министрлык белән әлеге юнәлешләрдә эш алып барырга ниятлибез.

Тимур Сөләйманов Айрат хәзрәтнең идеяләрен хуплады һәм якын арада килешүне имзаларга сүз бирде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы