Татарстан мөфтие әхлакый эшмәкәрлек җитәкчеләренең форумында катнаша

19 февраль 2020 ел 16:07
Татарстан мөфтие әхлакый эшмәкәрлек җитәкчеләренең форумында катнаша

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 25-нче көнендә (19-нчы февральдә), Мәскәүдә әхлакый эшмәкәрлек җитәкчеләренең "Стратегия 2020: коммуникация, элемтәләр, уңыш" дип исемләнгән форумы ачылды. Чараны оештыручы – Ислам бизнесы халыкара ассоциациясе (МАИБ), ул үз эченә Россиянең төрле төбәкләрендә 2500-дән артык әгъзаны, шулай ук 20-дән артык ил вәкилләрен берләштерә. Форум эшендә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша. Республика мөселманнарының башлыгы делегатларны сәламләп, аларга үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде.

Форум чит ил һәм Россия дәүләт структуралары вәкилләрен, дин эшлеклеләрен, әхлакый эшмәкәрлекне үстерү идеяләре белән берләшкән эре бизнесменнарны – барлыгы 500-дән артык кешене җыйды. МАИБ башлыгы Марат Кабаев рәислегендә барган пленар утырыш хакимиятнең, бизнесның һәм руханиларның нәтиҗәле хезмәттәшлеге темасына багышланды.

МАИБ 2017 елдан бирле эшли. Үзенең өч еллыгы уңаеннан Ассоциация бизнес-клуб ача, аның миссиясе – көчле җәмгыять булдыру һәм әхлак нормалары нигезендә Россия һәм чит ил бизнесменнарының эшлекле партнерлыгын оештыру.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы