Казанның Коръән басмасын Беларусь президенты Мисыр башлыгына бүләк итте

21 февраль 2020 ел 14:44
Казанның Коръән басмасын Беларусь президенты Мисыр башлыгына бүләк итте

Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко Мисыр башлыгы Абдель Фәттах әс-Сисига Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре тарафыннан әзерләнгән һәм махсус әлеге дәүләт сәфәре өчен Минскта бастырылган Коръән басмасын бүләк иткән. Китап 19 февральдә Каһирәдә ике дәүләт башлыгының очрашу барышында тапшырылган. Басманың эчтәлеге электрон файллар рәвешендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан Беларусь мөфтиятенә – “Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсенә” Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан рәсми делегациясенең Минскка рәсми сәфәре вакытында тапшырылган иде. Шул чакта, Казан басмасының электрон нөсхәләреннән тыш, Беларусь мөфтие Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович Камил хәзрәт кулыннан белорус теленә тәрҗемә итү өчен “Калям Шариф. Перевод смыслов” китабының да электрон файлларын да кабул итеп алган иде. Бүгенге көндә хезмәт өстендә “Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе"ндә махсус төзелгән комиссия эшли.

– Шул рәвешле, Беларусь мөфтияте багланышлары, Татарстанның хөрмәтле мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның ярдәме белән, безнең илебезне халыкара дәрәҗәгә чыгарды, – дип хәбәр итәләр Беларусь мөфтияте аппаратында.

Эксклюзив кыйммәтле форматтан тыш, Казанның Коръән басмасын шулай ук 2020 ел ахырына кадәр массакүләм тираж белән дә бастырмакчы булалар. Бу эш типография этабына якынлашкан инде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган Коръән басмасы Россиядә беренчеләрдән булып халыкара стандартларга туры килә дип табылды. 2017 елда Татарстан мөфтияте чыгарган Коръән Сүриянең вакфлар министрлыгында тикшерүне уңышлы үтте һәм Россиядә тәүге тапкыр халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. Алга таба 2019 елда Татарстан мөфтияте нәшер иткән Коръән басмасы Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты Идарәсенең дә уңай бәясен алды. Халыкара танылу Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән басмасына карата дөньякүләм мөселман җәмәгатьчелеге кызыксынуын арттыра. Нәтиҗәдә, 2019 елда Татарстан мөфтиятенең Коръән бастыру тәҗрибәсенә Коръәннең Дубай халыкара премиясе үзәге (DIHQA) дә мөрәҗәгать итте. Үз басмасын әзерләү барышында алар атаклы «Казан басмасы»ның өч – 1803, 1914 һәм 2016 еллардагы чыгарылышларын куллана. Моннан тыш, былтыр Үзбәкстанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән Коръән 10 мең данә, 2020 елда шулай ук Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръән Төркиядә 12 мең данә тираж белән басылды.

Шулай итеп, Татарстан мөфтияте Коръән бастыруның татар традицияләрен торгызып җибәрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы