Казанның Галиев мәчетендә Туган тел көненә багышлап вәгазьләр укылды

21 февраль 2020 ел 14:00
Казанның Галиев мәчетендә Туган тел көненә багышлап вәгазьләр укылды

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 27-нче көнендә (21-нче февральдә), Казанның Галиев мәчетендә җомга вәгазьләре Халыкара туган тел көненә багышланды. Биредә укылган вәгазьдә сүз туган телләрне үстерү һәм халыкта татар телен кулланырга өндәү хакында барды. Мөнбәрләрдән имамнар туган телне өйрәнү һәм милли кыйммәтләрне саклау әһәмиятенә Ислам карашыннан чыгып бәя бирде.  

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тарафыннан укылган вәгазьдә туган телне ярату һәм мирасны кадерләү мәсьәләләренә басым ясалды:

– Безнең Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең кавеменә, милләтенә, кабиләсенә, нәселенә хөрмәтен күрсәтүе һәм югары дәрәҗәдә кадерләве аша безнең өчен иң беренче мисал булып тора. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үрнәге, мисалы безнең өчен буш сүз генә булмасын дисәк, һәр милләт әһеле үзенең милләтенең кадерен белергә тиеш. Пәйгамбәребез үзенең милләтен ничек кадерләгән булса, безгә дә үзебезнең милләттәшләребезне шулай итеп кадерләргә кирәк. Әлхәмдүлилләһ, без революциягә кадәр Рәсәй территориясендә иң укымышлы милләт идек. 1917 елдан соң да укымышлы булып калдык. Үз вакытында безнең телебез шулкадәр бай булган ки, безгә Рәсүл Әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган телен өйрәнер өчен сарыф (морфология) һәм нәхү (синтаксис) фәннәрен өйрәнү җитә торган булган. Шуңа күрә, мөхтәрәм дин кардәшләрем, туган телләребезне өйрәнергә кирәк. Өйрәнү генә дә җитми, туган телебездә сөйләшергә кирәк. Туган телебездә мең еллык мирасыбызны укырга кирәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы