Камил хәзрәт Сәмигуллин ХМАО мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән күреште

21 февраль 2020 ел 14:05
Камил хәзрәт Сәмигуллин ХМАО мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән күреште

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 27-нче көнендә (21-нче февральдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән эшлекле очрашу үткәрде.

Эшлекле очрашу барышында төбәк мөселманнары башлыклары Россия өммәтендә иң актуаль проблемаларның берсе: җәмгыятьтә көнүзәк мәсьәләләр буенча фәтвалар әзерләү һәм аларны гамәли яктан көнкүрештә куллану хакында фикер алышты. Камил хәзрәт кунакка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бу өлкәдәге тәҗрибәсе турында сөйләде һәм “Фәтвалар китабы”н чыгару буенча планнары белән уртаклашты, анда дини-хокукый карарлар һәм мөселманнар алдында торган көн кадагында торган сорауларына җаваплар урын алачак.

Таһир хәзрәт, мөмкинлектән файдаланып, үзе яшәгән һәм хезмәт кылган төбәктә дин кардәшләребезне нинди темалар кызыксындыруы турында сөйләп узды: ипотека, аерылышу, армиядә хезмәт итү, сайлауда тавыш бирүнең рөхсәт ителүе, хәләл хезмәт итү һ.б. Очрашу ахырында Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакка Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсен – “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” китабын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы