Рәгаиб уңаеннан Норлат мөхтәсибәтендә гаилә тәрбиясенә багышланган конференция узды

28 февраль 2020 ел 08:30
Рәгаиб уңаеннан Норлат мөхтәсибәтендә гаилә тәрбиясенә багышланган конференция узды

Рәҗәб аеның 3-нче көнендә (27-нче февральдә), Рәгаиб кичәсендә Норлат шәһәренең Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә “Гаилә тәрбиясе: дини һәм милли аспектлар” дип исемләнгән конференция узды. Әлеге чара нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елына һәм Рәгаиб кичәсенә багышлап оештырылды.

Конференциядә катнашучыларны Норлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, Норлат муниципаль районы һәм Норлат шәһәре башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, Бөтендөнья татар конгрессының Норлат җирле оешмасы җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова сәламләде. Гаилә кыйммәтләрен саклауга багышланган әлеге чарага шулай ук Норлат районында эшләп килүче музей җитәкчеләре, мәчетләрдә дин гыйлеме бирүче мөгаллимнәр, мәктәпләрдә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары, язучылар, журналистлар җыелды. Оештыручылар бүгенге көндә Норлат районында дин әһелләренең дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә яшәвен, әлеге конференция моңа ачык дәлил булуын ассызыклап уздылар.

Конференциядә ясалган чыгышларга килгәндә, катнашучылар гаиләдә туган телне саклау, кыз-баланы никахлы тормышка әзерләү мәсьәләләренә тукталды, ислам үзәгендә татар телен укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты. Тәгълим үзәге мөгаллиме Гөлсирә Мөхәммәтова “Тел, дин һәм гаилә бердәмлеге”, Норлат районы имам-мөхтәсибе урынбасары Земфира Мортазина “Гаиләдә әдәп-әхлак тәрбиясе”, Тәгълим үзәге мөгаллиме Нәфисә Төхфәтуллина “Гаиләдә туган телне саклау” темаларына чыгыш ясады. Моннан тыш, Зәйнәп абыстай Сафиуллина Рәгаиб кичәсенең фазыйләтләре белән таныштырды, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Норлат төбәге җитәкчесе, шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова кыз-баланы никахлы тормышка әзерләү серләрен өйрәтте.

Конференция ахырында нәтиҗәләр ясалды: районда татар теле укытуның нәтиҗәлеген арттыру, дин һәм милли тәрбияне берләштереп, үтемле чаралар үткәрү, мәктәп балалары белән төбәкнең тарихын, дини гореф-гадәтләрне өйрәнү, күренекле якташлар, олуг дин әһелләре тормышы белән таныштыру юнәлешендә эшне көчәйтү кирәклеге әйтелде. Киләчәктә әлеге конференцияне ярты елга бер тапкыр үткәрү ниятләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы