Чаллыда 25 нче тапкыр Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

04 март 2020 ел 11:32
Чаллыда 25 нче тапкыр Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Мәктәп балаларының язгы каникулы вакытына туры китереп, 25-нче март көнне, Чаллыда 25-нче тапкыр традицион рәвештә Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе уздырылачак. Конкурсны оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте, “Ислам нуры” дини-эшмәкәрлек үзәге һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе тора.

Чаллыда үтүче Коръән укучылар бәйгесе күп сандагы катнашучыларны үзенә җыя. Узган елны әлеге чарада 200ләп малай һәм кыз катнашкан иде.

Бәйгедә 15 яшькә кадәрге, Коръәнне тәҗвид илә яхшы укый белүче ир һәм кыз балалар катнаша. Ул дүрт яшь төркемендә бара: 7, 10, 13, 15 яшькә кадәр.

Балаларны Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча карап уку, Коръәнне яттан (хәтердән) тәҗвид кагыйдәләре буенча укуга һәм мәкамгә карап бәяләячәкләр. Һәр яшь төркеме буенча өчәр призлы урын билгеләнәчәк, аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе иртәнге тугызда (09.00) “Ак мәчет”тә узачак (Яңа шәһәр, 2/14).

Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (8552) 56-65-99; +7 (8552) 38-67-02.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы