Мөфти 2020 ел хаҗ сезонына әзерлек барышы белән танышты

04 март 2020 ел 13:41
Мөфти 2020 ел хаҗ сезонына әзерлек барышы белән танышты

Бүген, Рәҗәб аеның 9-нчы көнендә (4-нче мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы офисында булды. Татарстан мөселманнары башлыгы, беренче эш итеп, биредә заман таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән бүлмәләрне, хаҗиларга хезмәт күрсәтү, сәфәрне оештыру бүлекләрен, яңа хаҗ сезоны өчен эшләнгән хаҗилар букчасын карады. Ул җыйнак булуы белән аерылып тора, аны аркага асып яки кулга тотып бару бик уңайлы. Кунакханәдән мәчеткә һәм тәваф кылырга барганда үзең белән әлеге букчага барлык кирәкле әйберләрне салып алып барырга мөмкин. Моннан тыш, Камил хәзрәт 2020 ел хаҗ сезонына әзерлек барышы һәм гамәлдәге программалар белән танышты, аны тиешле дәрәҗәдә оештыру буенча үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. Быел хаҗилар өчен, башка еллардагы кебек үк, өч программа каралган: “Эконом комбинированный”, “Стандарт-минимум” һәм “Стандарт все включено”. Исегезгә төшерәбез: 2020-нче елда Россия мөселманнарына хаҗ кылу өчен 25 000 урынлык квота бүлеп бирелде. Татарстан өчен квота узган ел дәрәҗәсендә сакланып калды, ягъни ул 1800 урынны тәшкил итә. Быел хаҗ сезоны июль уртасында башланачак һәм август ахырына кадәр дәвам итәчәк.

“ДУМ РТ Хаҗ” компаниясенең өстенлекле яклары булып түбәндәгеләр тора: медицина иминиятләштерүе һәм хаҗиларга тәүлек дәвамында медицина ярдәме күрсәтелү, 49 кешедән торган һәр төркемне югары квалификацияле имам-җитәкче озата бару, хаҗиларның барлык кирәкле әдәбият, юл сумкалары, гигиена чаралары һәм ихрам белән тәэмин ителүе, виза алу өчен барлык документларны әзерләргә ярдәм күрсәтү.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы