“Хозур ТВ” мөселман телеканалында яңа тапшырулар челтәре старт ала

10 март 2020 ел 11:08
“Хозур ТВ” мөселман телеканалында яңа тапшырулар челтәре старт ала

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» беренче мөселман телеканалы яңа тапшырулар әзерләде. Яңартылган тапшырулар челтәре 10-нчы мартта башлана.

Тамашачылар эфир аша Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында “Имам онлайн” яңа проектын күрә алачак. Мессенджерда чат форматын хәтерләткән кыска видеороликларда мөселманнарны борчыган иң актуаль темалар кузгатылачак. Шулай ук телеканалда телевизор караучылар яратып өлгергән “Сорау-җавап” тапшыруының яңа чыгарылышларын күрсәтәчәкләр.

Тапшырулар челтәрендә: биш вакыт намаз уку тәртипләрен өйрәнергә ярдәм итүче “Намазга өйрәник”, “Нуруль-Идах” китабы буенча “Фикх дәресләре” һәм Коръән өйрәнү буенча “Әлифба сабаклары” исемле яңа тапшыру булачак.

Ислам банкингы мәсьәләләре белән күп тапкырлар кызыксынучылар яки үзләре өчен бу өлкәне ачарга теләүчеләр өчен “Ислам финанслары” тапшыруы файдалы булачак. Биредә сез иң катлаулы сорауларыгызга җавап таба һәм ислам икътисади системасы белән таныша алырсыз. Тапшыруда экспертлар белән әңгәмәләр үткәрү күздә тотыла.

24 марттан, ягъни Рамазан ае алдыннан, танылган шәхесләр катнашында “Минем Рамазан” роликлары циклын трансляцияләү башланачак, алар ураза тоту тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Шулай ук эфирда Рамазан турында уйланландыра торган тапшырулар көтелә.

Балалар өчен телеканал редакциясе төрле һөнәрләр һәм осталык серләре турында “Һөнәрләр” тапшыруын тәкъдим итәчәк. Һәр чыгарылыш һөнәр тарихы турында сөйләүне генә түгел, ә һөнәр нигезләре белән танышуны да күздә тота. Максатчан аудитория – 7-15 яшьлек балалар.

Балалар һәм өлкәннәр өчен “Барбаросса” тарихи мультфильмы һәм “Приключения мальца-удальца” фильмының беренче сезоны кызыклы булачак.

“Хозур ТВ”ны караучы хатын-кызлар өчен махсус “Хәзинә” тапшыруы эшләнә. Актив, максатчан мөслимә хатын-кызлар социаль әһәмиятле проектлар турында сөйләячәк, шулай ук бизнес алып бару серләре белән уртаклашачак. Тапшыруда катнашучылар һөнәр аша гына түгел, гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге роле аша да ачылачак. “Хәзинә”нең үзенчәлеге булып һәр чыгарылышта мастер-класслар булачак.

Исегезгә төшерәбез, гыйнвар аенда нәзарәтнең "Хозур" нәшрият йорты IOS һәм Android платформалары өчен махсус “Хозур ТВ” мобиль кушымтасын эшләде. Шул рәвешле, теләгән һәркем “Хозур ТВ” телеканалын карый һәм “Азан” радиосын тыңлый ала. Кушымтаның уңайлы һәм аңлаешлы навигациясе “Хозур ТВ”ның YouTube-каналы һәм социаль челтәрдәге битләренә дә керергә мөмкинлек бирә.

«Хозур ТВ»ны huzurtv.ru, YouTube-та карагыз, «ВКонтакте», Facebook, Instagram-дагы рәсми битләргә язылыгыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы