Чаллыда “Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмияте” дип исемләнгән V Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

12 март 2020 ел 09:12
Чаллыда “Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмияте” дип исемләнгән V Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

Рәҗәб аеның 19-нчы көнендә (14-нче мартта) Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмияте” дип исемләнгән V Халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк.

Конференция эшендә Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәт хәзрәт Гайфуллин, Татарстанның Кама буе төбәге казые һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, сәясәт фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Ринат Патеев, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Мәскәү лингвистика университетының фәлсәфә фәннәре кафедрасы мөдире Айдар Каюмов, фән докторы, Мерсинский университеты профессоры Дүрмүш Гали Арслан һәм башкалар катнашачак.

Конференция “Ислам һәм фән”, “XXI гасырда конфессияара хезмәттәшлек”, “Патриотлык тәрбияләүдә рухи традицияләрнең роле”, “Яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләүнең нигезе буларак дин”, “Хәзерге Россия җәмгыятенең кыйммәтләре системасында дин” кебек темаларга багышланачак.

Катнашучыларны теркәү иртәнге тугызынчы яртыда (08.30) башлана.

Конференция үз эшен унынчы яртыда (09.30) башлап җибәрәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (8552) 38-67-02.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы