Нәзарәтнең “Зәкят” фонды мохтаҗлар өчен хәйрия ифтары үткәрде

13 март 2020 ел 11:00
Нәзарәтнең “Зәкят” фонды мохтаҗлар өчен хәйрия ифтары үткәрде

Кичә, Рәҗәб аеның 17-нче көнендә (12-нче мартта), “Ураза тотучыны ашат!” акциясе кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Казан шәһәренең Әмәт мәчетендә мохтаҗлар өчен ифтар үткәрде. Хәйрия ашында фонд карамагындагы йөздән артык кеше – ялгыз өлкәннәр, аз керемле, күп балалы гаиләләр, инвалид балалары булган гаиләләр катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Ураза тотучыны ашат!” акциясен уздыруны дәвам итә һәм барлык теләүчеләрне әлеге изге эштә катнашырга чакыра. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, акча туплауга бәйле рәвештә, “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗлар өчен ифтарлар үткәрә. Аллаһы Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Кешенең гамәлләре Аллаһыга дүшәмбедә һәм пәнҗешәмбедә тапшырыла һәм бу вакытта мин уразалы булырга телим», – дип әйтүе, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тотуы хәбәр ителә.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Бу изге эшкә өлеш кертергә теләүчеләр ИФТАР сүзен язып (бер SMS-хәбәрнең бәясе – 50 сум) яки ИФТАР сүзеннән соң буш ара калдырып һәм күчереләсе сумманы күрсәтеп (мәсәлән: ИФТАР 300), 7715 кыска номерына SMS-хәбәр юллый ала. Әлеге гамәл сезгә ураза тотучыларны ашатуда катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы