Мигъраҗ кичәсе алдыннан “Хозур ТВ” һәм “Азан” радиосы махсус тапшырулар башлап җибәрә

19 март 2020 ел 13:52
Мигъраҗ кичәсе алдыннан “Хозур ТВ” һәм “Азан” радиосы махсус тапшырулар башлап җибәрә

Рәҗәб аеның егерме алтысыннан егерме җидесенә каршы төн ислам календарендә мөһим даталарның берсе булып санала. Әлеге төндә Исра вәл-Мигъраҗ вакыйгалары булган: сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ изге сәфәр кылган һәм күкнең Җиденче катына күтәрелгән.

Мөбарәк кичә якынлашуга бәйле рәвештә, беренче мөселман телевидениесе “Хозур ТВ” һәм “Азан” радиосы махсус тапшыруларны башлап җибәрә.

Шулай итеп, 21-нче мартта Мигъраҗ кичәсе уңаеннан “Азан” радиосында түбәндәге тапшырулар яңгыраячак:

Сәгать унда (10:00) “Бәхет тулы йорт” тапшыруында тыңлаучыларга гаиләдә ислам бәйрәмнәрен ничек үткәрү турында сөйләячәкләр. Тапшыруны кичке җидедә (19:00) кабатлаячаклар.

Рәҗәб аена һәм Мигъраҗ кичәсенә “Күңелдән күңелгә” тапшыруы багышланачак, ул иртәнге тугызда башлана (кабатлау 18:00 сәгатьтә). Шулай ук бу көнне 13:00 сәгатьтә “Сөннәт юлы” – “Путь Сунны” тапшыруының махсус чыгарылышы көтелә (кабатлау 22:00 сәгатьтә).

“Хозур ТВ” телеканалы тамашачыларга рус телендә «Ночь Мирадж» һәм татар телендә «Мигърадж кичәcе» тапшыруларын тәкъдим итәчәк. Тапшырулар төнге бердә башланачак һәм иртәнге җидегә кадәр дәвам итәчәк. Тапшырулар арасында Кәлам Шәриф укылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы