Изге Рамазан ае алдыннан «Хозур ТВ» махсус тапшырулар башлап җибәрә

23 март 2020 ел 11:56
Изге Рамазан ае алдыннан «Хозур ТВ» махсус тапшырулар башлап җибәрә

Изге Рамазан ае алдыннан беренче мөселман телевидениесе «Хозур ТВ» тамашачылар өчен махсус тапшырулар әзерләде. Яңартылган тапшырулар челтәре 24 марттан башлана.

Әйтик, тамашачылар уразага әзерләнү буенча рус телендә “Готовимся к Рамадану” һәм татар телендә “Фарыз Ураза” дип аталган тапшыруларны карый алачак.

Шулай ук танылган медиашәхесләр катнашында “Минем Рамазан” видеороликлар циклы әзерләнде, тапшыруда катнашучылар Рамазан ае уразасын тоту тәҗрибәсе һәм истәлекләре белән уртаклашачак.

“Продуктивный Рамадан” тапшыруында табиблар медицина күзлегеннән уразаның файдасы, төп кагыйдәләре турында сөйләячәк, киңәшләр бирәчәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” телеканалы (huzurtv.ru) – олылар һәм балалар өчен рус һәм татар телләрендә тәүлек буе рухи-агарту тапшырулары концепциясен гәүдәләндергән беренче мөселман телеканалы. Аудиториясе – 1 000 000 йорт, YouTube каналында 800 меңнән артык язылучы. “Хозур ТВ” Россиянең иң зур мөселман медиахолдингы – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты составына керә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы