Карантин вакытын ничек файдалы итеп үткәрергә? Онлайн-мәдрәсәгә керегез!

24 март 2020 ел 15:51
Карантин вакытын ничек файдалы итеп үткәрергә? Онлайн-мәдрәсәгә керегез!

Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, мөфтияткә мөселманнар арасында популярлык казанган күп кенә чараларны туктатырга туры килде. Әмма аларның бер өлеше онлайн режимга күчте. Ир-атлар өчен «I'MAN», мөслимәләр өчен “Яшь килен” проектлары, “Коръән укырга өйрәнәбез” курслары Zoom платформасында үткәреләчәк. Намаз укырга өйрәтү һәм Ислам нигезләре белән таныштыру буенча “Ислам. Беренче адымнар” дип исемләнгән кыска вакытлы курсларның йомгаклау дәресләре барлык укучыларга мессенджерлар чатларында таратылачак. «Лекторий» дәресләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль бүлегенең Instagram-дагы рәсми битендә @muslimmol барачак.

Мөселманнар карантин вакытын файдалы итеп уздырсын өчен, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә тагын бер яңа проект старт ала – “ОНЛАЙН МӘДРӘСӘ @MUSLIMMOL”. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Instagram-ның @MUSLIMMOL битендә төрле фәнни-популяр дини темаларга дәресләр үткәреләчәк. Пәнҗешәмбе көнне, 26-нчы мартта, 12:30-да @MUSLIMMOL аккаунтыннан туры эфирда «Шәригать һәм аның өстенлекләре» темасына онлайн-лекция узачак. Алдагы онлайн-дәресләрдә “Пәйгамбәр ﷺ сирасы”, “Коръән фәннәре”, “Өстәмә дини гамәлләр һәм аларның фазыйләтләре” һ.б. буенча фикер алышачаклар. Дәресләр 30 минут барачак.

Дәресләр нәзарәтнең социаль бүлегенең «Мусульманская молодежь» YouTube-каналында сакланачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы