"Кыйссаларда гыйбрәт бар..." Унбишенче кыйсса. “КЫЯМӘТ КӨНЕНДӘ ӨЧ КЕШЕ АЛДЫНДА БЕРЕНЧЕ БУЛЫП ТӘМҮГЪ УТЫ КУБАРЫЛЫР. КЕМНӘР АЛАР?”

26 март 2020 ел 13:00

Мөхтәрәм укучылар, кадерле дин кардәшләр!

Сезнең игътибарыгызга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа мәкаләләре циклын бастыра башладык. Мәкаләләр «Кыйссаларда гыйбрәт бар...» дигән исем астында чыгып, Изге Коръән сюжетларыннан, шулай ук бөек пәйгамбәрләребез һәм күренекле дин кардәшләребезнең гаҗәеп тормыш юлыннан алынган, барлык мөселманнар өчен дә гыйбрәтле булган кыйссалардан гыйбарәт. Бу шәхесләрнең Аллаһы Тәгаләгә ярату белән сугарылган һәм Аңа ихластан хезмәт итүгә багышланган тормышларыннан алынган мисаллар фикерли белгән һәркемне уйланырга мәҗбүр итәчәк... Рәхим итеп укыгыз!

"Кыйссаларда гыйбрәт бар..."

Беренче кыйсса. ЙОСЫФ (галәйһиссәлам)

Икенче кыйсса. НУХ (галәйһиссәлам)

Өченче кыйсса. МУСА (галәйһиссәлам)

Дүртенче кыйсса. ИБРАҺИМ (галәйһиссәлам)

Бишенче кыйсса. ЮНЫС (галәйһиссәлам)

Алтынчы кыйсса. ӘЙҮБ (галәйһиссәлам)

Җиденче кыйсса. ГОЗӘЕР (галәйһиссәлам)

Сигезенче кыйсса. ИДРИС (галәйһиссәлам)

Тугызынчы кыйсса. МУСА һәм ХОЗЫР (галәйһимәссәлам)

Унынчы кыйсса. БӘЛГАМ ИБНЕ БАГУРА

Унберенче кыйсса. СӨЛӘЙМАН (галәйһиссәлам)

Уникенче кыйсса. “ТАУ КУЫШЫ КЕШЕЛӘРЕ”

Унөченче нәсихәт. “ҺАБИЛ БЕЛӘН КАБИЛ”

Ундүртенче кыйсса. «АСИЯ»

Унбишенче кыйсса. “КЫЯМӘТ КӨНЕНДӘ ӨЧ КЕШЕ АЛДЫНДА БЕРЕНЧЕ БУЛЫП ТӘМҮГЪ УТЫ КУБАРЫЛЫР. КЕМНӘР АЛАР?”

”Дөреслектә, эшләр нияткә карап кына бәяләнәләр. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә генә булачак”. Күп  галимнәр, шул исәптән, әл-Бохари дә, үз хезмәтләрен шушы хәдистән башлый торган булганнар. Шулай итеп алар гыйлем эстәүчеләрне ниятләрен төзәтергә чакырганнар.

Ният ни аңлата?

Ният һәр гамәлебезнең иң мөһим өлеше булып тора. Кешенең гомере, бар эшләре бөек бер максатка буйсынырга тиеш – Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын алуга. Бу безнең фарыз гына түгле, гомер буе кылган башка гамәлләребезгә дә кагыла.

Иманлы кешенең хәле гаҗәеп! Ниятең дөрес куелса, теләсә кайсы гамәлне гыйбадәт кылгандай башкарып була. Кеше йоклый, ашый, укый, эшли ала, һәм шул ук вакытта гыйбадәттә булып калырга мөмкин. Әмма болай булуы да ихтимал: берәү, Коръәнне ятлау кебек бөек эш кылып, исәпсез сәдака таратып, Аллаһ юлында һәлак була, әмма Раббыбызның ачуын гына казана. Ни өчен? Кешенең ялгыш ниятләре шундый аяныч хәлләргә китерә ала.

Кече ширек

Пәйгамбәребез безгә кече ширектән сакланырга кушкан. Нәрсә соң ул, дип сорагач, “Ул рия – гамәлләрне башкалар күрсен өчен эшләү”, − дигән.

Рия кешенең күңелендә сизмәстән тамыр җәя. Башта аның ниятләре изге һәм чиста булырга мөмкин, тора-бара исә кешеләргә ошыйсы килүе, аларның хуплауларына ирешү максаты ихласлыкны юкка чыгара. Әмма Раббыбызга башкаларга да өлеш чыгарган гыйбадәт кирәкми, Ул аннан пакь. Шуңа да галимнәр ният турында ешрак искә төшерергә һәм аны төзәтергә кушалар. Аллаһ Коръәндә әйтә:

إِنَّمَا الْحَيَاةُ الدُّنْيَا لَعِبٌ وَلَهْوٌ ۚ

Мәгънәсе: “Дөнья тормышы - уен һәм күңел ачу гына” («Мөхәммәд», 47:36). Бу уен белән мавыкмаска кирәк. Пәйгамбәребез сөйләгән өч кеше кебек, аның кагыйдәләренә буйсынырга ярамый. Әйдәгез, шушы кыйссаны искә төшерик.

Өч кеше

Бер кеше сугышта һәлак була. Кыямәт көнендә хисап алынганда, аңа Аллаһ Тәгалә биргән бар нигъмәтләрне күрсәтәләр һәм аларны ничек кулланганы турында сорыйлар. Мин Аллаһ юлында һәлак булганчы сугыштым, дип җавап кайтара ул кеше. Ләкин Аллаһ Тәгалә аңа: “Син ялган сөйлисең, синең турында кешеләр “Ул батыр”, дип әйтсеннәр өчен генә сугыштың, һәм алар шулай әйттеләр дә”, − диячәк. Аннан фәрештәләргә бу кешене йөзтүбән Җәһәннәмгә атарга кушылыр.

Икенче кеше галим булган, үзе дә белем алган һәм башкаларга да өйрәткән. Аннан да Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләре өчен хисап сорагач, мин белем алдым, кешеләргә аны өйрәттем, Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укыдым, дияр. Ләкин Аллаһ Тәгалә: “Син ялган сөйлисең, синең турында кешеләр “Ул галим”, дип әйтсеннәр өчен генә белем алдың, һәм алар шулай әйттеләр дә. Коръәнне дә син кешеләр “Ул ничек яхшы Коръән укый”, дип әйтсеннәр өчен генә укыдың”, − дип җавап кайтарачак. Аннан фәрештәләргә бу кешене йөзтүбән Җәһәннәмгә атарга кушылыр.

Өченче кешегә Аллаһ бихисап байлыклар биргән. Раббыбыз каршына баскач, ул мөлкәтен Аллаһ ярдәм итәргә кушканнарга тараттым, дип әйтер. Ә Аллаһ: “Син ялган сөйлисең, кешеләр “Ул юмарт”, дип әйтсеннәр өчен малыңны өләштең, һәм алар шулай әйттеләр дә”, − дип җавап бирер. Аннан фәрештәләргә бу кешене йөзтүбән Җәһәннәмгә атарга кушылыр.

Сүзен тәмамлап, Пәйгамбәребез бу өч кеше алдында тәмүгъ уты беренче булып кубарылыр, дигән.

Уттан башка һичнәрсә калмаган

Аңлашыла ки, бу бәхетсез бәндәләр Аллаһ Тәгаләнең мәңгелек ризалыгын кешеләрнең соклануына алыштырганнар. Коръән укучы галимнең нияте – дин кардәшләренең хөрмәтен казану булган. Күпләп сәдака таратучы халыкның мактавына ирешмәкче булгандыр. Аллаһ юлында җанын бирүче, күрәсең, кешеләр күзендә каһарман булып, аны тәэсирләнеп искә алуларын  теләгән. Өчесе дә омтылганнарына бу дөньяда ирешкәннәр. Аяныч, ахирәттә аларга һичнәрсә калмаган.

Шуфәй бу хәдисне Әбү Хөрайрадан ишетеп, Мөгәвиягә сөйләгән. Мөгәвия: “Бу өчесен шундый язмыш көткәч, калганнарны ни көтәр икән?!” − дигән. Бу сүзләрне әйткәч, Мөгәвия шундый каты итеп елый башлаган ки, Шуфәй бу елау аны үтерер дип курыккан. Күпмедер вакыт узгач, Мөгәвия үзен кулга алган, күз яшьләрен сөрткән дә, “Аллаһ Тәгалә һәм Аның илчесе дөрес әйтте”, диеп, киләсе аятьне укыган:

مَن كَانَ يُرِيدُ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا وَزِينَتَهَا نُوَفِّ إِلَيْهِمْ أَعْمَالَهُمْ فِيهَا وَهُمْ فِيهَا لَا يُبْخَسُونَ

أُولَٰئِكَ الَّذِينَ لَيْسَ لَهُمْ فِي الْآخِرَةِ إِلَّا النَّارُ ۖ وَحَبِطَ مَا صَنَعُوا فِيهَا وَبَاطِلٌ مَّا كَانُوا يَعْمَلُونَ

Мәгънәсе: “Кем дә кем дөнья тормышын һәм аның зиннәтен теләсә, ул кешеләргә гамәлләре өчен анда (дөньяда ук) тулысынча бирербез, алар анда мәхрүм калмаслар. Алар – Ахирәттә үзләренә уттан башка берни дә булмаган кешеләр. Аларның (дөньяви максатлар белән) кылганнары (Ахирәттә) бушка китәчәк. Аларның кылганнары файдасыз” («Һуд» 11:15-16).

Кадерле дин кардәшләрем, һәр эшегездә ниятләрегезгә игътибарлы булыгыз. Ныклы иман гына кешеләргә нәфесләрен тыярга, ниятләре туры юлдан тайпылса, аны дөресләргә ярдәм итә ала. Бу дөнья тиз узучан, тормышыбыз кыска. Раббыбызның рәхмәтенә ирешү шуның кадәрле олы бүләк ки, кешеләрнең бернинди мактау сүзләре дә аңа тиң тормый!

Дәвамы бар...

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана