Игътибар! Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы мәчетләрдә коронавирус таралуны булдырмый калу буенча өстәмә чаралар турында хәбәр итә

27 март 2020 ел 09:41
Игътибар! Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы мәчетләрдә коронавирус таралуны булдырмый калу буенча өстәмә чаралар турында хәбәр итә

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу артуга бәйле рәвештә, ТР Министрлар Кабинетының 2020-нче елның 19-нчы мартыннан 208-нче номерлы карары нигезендә, ислам хокукының төп принципларына таянып, ТР МДНның Голәмәләр шурасы әгъзалары тарафыннан түбәндәге өстәмә тәкъдимнәр кабул ителде:

- җомга намазына барудан тыелып торырга, укылмый калган җомга намазын өйлә намазы уку белән алыштырырга;

- җомга намазын үткәрми калу мөмкин булмаган очракларда, мәчет хезмәткәрләрен (имам, мөәзин, кизү торучы) җомга үткәрүне оештыру өчен санитар-эпидемиологик чаралар уздыруны мәҗбүр итәргә;

- җомга намазын үткәргәндә сулыш органнарын саклау чараларыннан (медицина битлекләре, тукыма битлекләре, респираторлар, мамык-марля бәйләвечләре һ.б.) файдаланучыларны һәм кул дезинфекциясен башкарган кешеләрне генә кертергә;

- халыкка алдан хәбәр итү һәм төбәк казые рөхсәтен алу шарты белән, мәхәлләләргә җомга намазларын туктатып торуны рөхсәт итәргә;

- кабул ителгән тәкъдимнәр турында ТР МДН структурасына кергән мәчетләр һәм гыйбадәт бүлмәләренә мәгълүмат таратуны оештырырга.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы