Нәзарәт сайтында “Рамазан-2019: төп сораулар” сәхифәсе эшли башлады

29 апрель 2019 ел 17:00
Нәзарәт сайтында “Рамазан-2019: төп сораулар” сәхифәсе эшли башлады

Рамазан-шәриф алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә “Рамазан-2019: төп сораулар” сәхифәсе эшли башлады. Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Аерым алганда, әлеге сәхифәдә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, 2019 елда Рамазан аенда фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башкалар мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган. Шулай ук республикакүләм ифтар, әлеге зур чараны оештыруга һәм үткәрүгә өлеш кертү ысуллары, Казанда һәм Татарстанда ифтар кылу урыннары турында белергә мөмкин.

Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы