Мөфти ТР буенча баш федераль инспектор белән очрашты

15 апрель 2020 ел 09:19
Мөфти ТР буенча баш федераль инспектор белән очрашты

Бүген, Шәгъбан аеның 22-нче көнендә (2020 елның 15 апрелендә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов белән очрашты.

Очрашуда сүз Татарстанда һәм республикабызның дини оешмаларында коронавирус таралуны булдырмау чараларын үтәү, шулай ук үз-үзеңне читләштерү режимын саклау мәсьәләләре каралды. Виктор Николаевич республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турында сөйләде, ә Камил хәзрәт кунакны мәчетләрдә күрелгән профилактик чаралар белән таныштырды.

Аерым алганда, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы карары белән иҗтимагый һәм коллектив чаралар үткәрелми, шул исәптән мәчетләрдә намазлар вакытлыча укылмый. Шул ук вакытта, мәхәлләләрнең карары һәм казыйларның рөхсәте белән, Татарстанда мәчетләрнең күбесе карантинга ябылган. Ләкин кичектергесез мәсьәләләрне хәл итү һәм дини йолаларны үткәрү зарурлыгы туган очракларда, мәчетләрдә дежур имамнар бар. Ягъни мәчетләр һәм мөселман оешмалары үз эшчәнлекләрен туктатмады. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә «Даруль ифта» бушлай мөселман call-үзәге эшли, аның буенча шәригать белгечләре 8800 222 76 67 номерына шалтыраткан һәрбер кешенең соравына җавап бирәләр.

Республика мөселманнары башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан мөфтиятенең барлык социаль эшчәнлеге бүгенге көндә онлайн режимда, шулай ук нәзарәтнең мәгълүмат ресурслары —сайтлар, социаль челтәрләр, «Хузур ТВ» мөселман телеканалы һәм «Азан» радиосында алып барыла. Кмамил хәзрәт халыкка азык-төлек ярдәме күрсәтү турында да сөйләде — бу эш санитар таләпләргә тулысынча туры китереп оештырылды. Пандемия башланганнан бирле ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды йөзгә якын мохтаҗ казанлыга ярдәм итте, аларның өйләренә азык-төлек җыелмалары китерде.

Виктор Николаевич, үз чиратында, мөфтигә коронавируска каршы көрәш буенча дәүләт чараларына җаваплы мөнәсәбәт булдырганы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бу юнәлештә үз башлангычларын күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук 14 апрельдән, санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр, ТР Министрлар Кабинеты карарына кертелгән өстәмәләр турында искә төшерде: анда гражданнарның дини биналарда һәм дини корылмалар урнашкан җир участокларында булулары, шулай ук күрсәтелгән объектларда һәм территорияләрдә үткәрелә торган дини йолаларда һәм тантаналарда катнашулары, руханилардан, шулай ук күрсәтелгән объектларда гыйбадәт кылу эшләрен башкару өчен кирәк булган затлардан тыш, кертелгән тыюлар хакында әйтелә.

— Бу катлаулы көннәрдә барыбызга да гражданлык җаваплылыгы, ә иң мөһиме — үз тормышыбызны һәм сәламәтлегебезне саклау өчен Аллаһы Тәгалә каршында җаваплылык күрсәтергә кирәк. Мин берничә тапкыр Татарстан өммәтенә үз-үзеңне читләү режимын катгый үтәргә чакыру белән мөрәҗәгать иттем һәм дин кардәшләргә мәчетләргә йөрүгә карата күрелгән чараларны аңлап кабул итүләре өчен рәхмәтемне белдерәм, — диде мөфти. 

Виктор Демидов ассызыклаганча, бүген барлык көчләрне берләштергәндә генә, дәүләт, җәмгыять, гражданнар һәм дини оешмалар бергәләп эшләгәндә генә халыкны эпидемиядән саклау буенча уңышка ирешеп булачак.

Очрашу барышында Камил хәзрәт Виктор Николаевичны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам мәгарифе өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге, ТР буенча УФСИН белән хезмәттәшлек, хөкем ителгән мөселманнарны тәрбияләү, халыкара мөнәсәбәтләр һәм хәйриячелек өлкәсендә алып барылган юнәлешләр белән таныштырды. 

Соңыннан җитәкчеләр истәлекле бүләкләр белән алмаштылар: Виктор Демидов мөфтигә үзенең "Конституционная (уставная) юстиция субъектов РФ как институт прав и свобод человека и гражданина" исемле басмасын бирде, ә Камил хәзрәт кунакка нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты бастырган “Расскажи мне об Исламе” басмасын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы