Татарстан мөфтие БИА ректоры белән очрашты

22 апрель 2020 ел 14:43
Татарстан мөфтие БИА ректоры белән очрашты

Бүген Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов белән күреште. Очрашу ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе һәм ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашында узды.

Җитәкчеләр Татарстанның ислам уку йортлары – мәдрәсәләр һәм вузлар өчен академиядә дәреслекләр эшләү мәсьәләсе буенча фикер алышты.

Камил хәзрәт республикабыз мәдрәсәләрендә татар дин галимнәре хезмәтләре хисабына уку әдәбияты исемлеген баетырга кирәклегенә басым ясап ассызыклап узды һәм әлеге проблематика буенча магистрлык һәм докторлык эшләрен әзерләүне тәкъдим итте.

Ул Данияр Мәүлияр улын татар дин галимнәре-мәгърифәтчеләрнең олуг мирасы - аларның мәдрәсәләр өчен укыту методикасы буенча хезмәтләре, дәреслекләре һәм уку әсбаплары белән таныштырды.

Ректор мөфтигә тәкъдимнәре өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм әйтелгән максатларда студентларны гамәли эшләрдә мәдрәсәгә җәлеп итү турында үтенде.

Моннан тыш, очрашуда Татарстанның Рамазан аена әзерлеге турында сөйләштеләр. Мөфти искәртеп узганча, дин кардәшләребез өчен пандемия шартларында мәчетләргә йөрү өчен чикләүләр кертелде, әмма бу гамәлләрнең мөселманнар һәм халык арасында вирус таралуны булдырмау максатыннан кирәклеге ассызыклап үтелде.

Шулай ук мөфти хәзрәт һәм ректор янәдән БИА базасында Бөтенроссия голамәләр шурасын булдыру мөмкинлекләрен карадылар. Мөселман оешмалары эшчәнлегенә, шул исәптән Россия өммәте тормышына да үз төзәтмәләрен керткән катлаулы эпидемиологик вәзгыять барлыкка килү сәбәпле, әлеге берләштерелгән дини структураны формалаштыру мәсьәләсе аеруча актуальләште. Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, Россиядә пандемия белән булган вәзгыятьтә үзенең дини карарлары һәм илебез өммәтенә мөрәҗәгатьләре белән берьюлы берничә ислам үзәге мөрәҗәгать итте. Шул ук вакытта, үз-үзеңне читләштерү режимы шартларында җомга намазларын уздыру һәм пандемия нәтиҗәсендә вафат булган мөэмин-мөселманнарны җирләү тәртибе кебек кайбер мәсьәләләр буенча фәтваларда килешмәүчәнлекләр күзәтелде. Мөфти билгеләп үткәнчә, мондый шартларда мөселман өммәтенә төгәл, бердәм, килештерелгән һәм оператив дини карарлар җиткерү мөһим – мондый бурычны БИА базасында Бөтенроссия голамәләр шурасы үти алыр иде, ул бүгенге көндә Россия дини фикеренең үзәге булып хезмәт итәргә тиеш.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы