Чит төбәк студентларына Республикакүләм ифтар ризыклары тапшырылды

30 апрель 2020 ел 18:18
Чит төбәк студентларына Республикакүләм ифтар ризыклары тапшырылды

Бүген, Рамазан аеның 7-нче көнендә (30 апрельдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды VIII Республикакүләм ифтар кысаларында Казанда яшәүче чит төбәк студентлары өчен ифтар җыелмаларын өләшүне оештырды, алар, Татарстанда гомуми үзизоляция режимы кертелү нәтиҗәсендә, тулай торакларда яши һәм азык-төлек сатып алу өчен финанс мөмкинлекләре чикле. 

Мәсәлән, 20 данә ифтар җыелмасы бүген Алжир студентлары өчен КАИга китте. Мондый ланч-бокслар аларга көн саен җибәреләчәк. Шулай итеп, Рамазан аенда Алжир студентлары барлыгы 600 ифтар җыелмасы алачак.

Җыелмаларның тагын бер өлеше – 40 данәсе – Россия ислам институты шәкертләренә җибәрелде. Изге ай дәвамында мондый җыелмалар кирәк булган саен китертеләчәк.

Гомумән алганда, Республикакүләм ифтар кысаларында 7 көн дәвамында мохтаҗлар өчен ланч-бокслар Татарстанның Чирмешән, Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Лаеш, Питрәч, Кама Тамагы, Биектау, Арча районнарына җибәрелде. Мохтаҗ кешеләрнең аеруча түбәндәге категорияләренә игътибар юнәлтелде: инвалидлар, ялгыз олы яшьтәге өлкәннәр, күп балалылар, ятимнәр, ялгыз аналар, чит шәһәрләрдән килгән студентлар, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр. Аерым алганда, Казан шәһәрендәге “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан йорт-җирсезләргә 2000-ләп ифтар җыелмасы таратылды.

Ифтар җыелмаларын волонтёрлар “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы территориясендә тутырды. Ланч-боксларга түбәндәге ризыклар керде: су, чәк-чәк, хөрмә, токмач, икенче аш (кәбестә һәм тавык ите белән бәрәңге), өчпочмак һәм алма бәлеше. Ифтар җыелмаларын әзерләгәндә һәм аларны китереп тапшырганда коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелде.

Исегезгә төшерәбез, ТАССРның 100 еллыгына багышланган VIII Республикакүләм ифтар «100-еллык ифтары» исеме астында уза һәм ул бар республика буенча 30 000 кешене колачлый, бу исә – узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Димәк, Татарстандагы быелгы 30000 кешелек Республикакүләм авыз ачу мәҗлесе ифтарлар оештыру тарихында чираттагы рекордка ирешәчәк.

Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, быел ифтар ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырылачак һәм халыкның бары тик мохтаҗ катлауларын гына күздә тотачак.

Шул ук вакытта ифтарны оештыручылар барлык теләүчеләргә әлеге социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыруга үз өлешен кертергә мөмкинлек бирә. Акчалата ярдәмне:

1.  7715 кыска номерына «ИФТАР буш ара СУММА» тәртибендәге текст белән җибәреп була. Мисал өчен, ИФТАР 300.

2. СБ 5469 6200 1751 2813 ( Булат Раифович М).

3. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон 89872253322

Назначение платежа - "ифтар"

4. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703.810.3.62190000764

БИК 049205603

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон 89872253322

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Назначение платежа - "ифтар"

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы