“Хак дин” тапшыруы кунагы Булат хәзрәткә сорауларыгызны бирегез!

07 май 2020 ел 09:38
“Хак дин” тапшыруы кунагы Булат хәзрәткә сорауларыгызны бирегез!

Бүген, Рамазан аеның 14-нче көнендә (7 майда), кичке сәгать тугызда (21.00) “Болгар” радиосында туры эфирда Изге Рамазан аеның фазыйләтләренә багышланган тапшыру узачак. Радиотыңлаучылар белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые вазыйфаларын башкаручы, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков аралашачак, телефон аша килеп ирешкән шалтыратуларга һәм алып баручының сорауларына җавап бирәчәк.


Тапшыру барышында Булат хәзрәт әлеге мөбәрәк айда туры юлны күрсәтүче хак Китап – Коръән-Кәрим иңә башлавын ассызыклап узачак һәм нәзарәтебезнең Кәлам Шәрифне өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлегенә тукталып үтәчәк. Моннан тыш, эфир барышында Рамазан аеның барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру һәм аны күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае булуы ассызыкланып үтәчәк. Бу айда республикабызның бар мәчетләрендә социаль башлангычлар көчәя, мохтаҗларга, ятимнәргә, караучысыз калган өлкәннәргә ярдәм итү оештырыла. Рамазан аеның фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам болай дип әйткән: «Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһы бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә».

Рамазан аеның хасиятләре, фазыйләтләре өммәтебез өчен махсус бирелгәнен онытырга ярамый, шуңа күрә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам хәдистә:

«Рамазан — өммәтемнең ае», — дип әйткән. Икенче бер хәдистә исә «Кем бу айда уразаның фарызлыгына ышанган һәм Аллаһы ризалыгын теләгән хәлдә ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер», — диелә (Бохари, Мөслим).

Әлеге һәм башка хәдисләргә аңлатмаларны бүген бер сәгать дәвамында “Болгар” радиосы аша тыңларга мөмкин булачак. Тапшыруны журналист Фаил Гыймадов алып бара. Туры эфир 21.00 сәгатьтә башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы