Читтән торып үткәрелүче балалар өчен “Минем вәгазем” бәйгесе нәтиҗәләре билгеләнде

07 май 2020 ел 11:26
Читтән торып үткәрелүче балалар өчен “Минем вәгазем” бәйгесе нәтиҗәләре билгеләнде

Бу көннәрдә Диния Нәзарәтенең Бөгелмә мөхтәсибәте читтән торып үткәрелүче балалар өчен “Минем вәгазем” бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан итте. Бәйгедә Бөгелмә, Казан, Алмата, Көньяк-Сахалинск, Норлат, Азнакай, Урыссу, Алабуга , Карабаш, Балтачтан 30дан артык 6-15 яшьлек балалар катнашты.
Искә төшереп узыйк, агымдагы елның 23 мартыннан 15 апреленә кадәр катнашучылар татарча яки русча үзләре сөйләгән вәгазьнең видео-язмаларын җибәреп тордылар. Язманың озынлыгы дүрт минуттан да артык булырга тиеш түгел иде. Чыгышның темасын һәр бала үзе сайлады, оештыручылар мисал буларак “Ата-анага хөрмәт күрсәтү”, “Рамазан аеның фазыйләтләре”, “Намазның фазыйләтләре”, “Исламда канәгатьлек”, “Олыларга хөрмәт”, “Компьютерның файдасы һәм зарары” кебекләрне тәкъдим итте.
Катнашучыларны яшенә һәм җенесенә карап төркемләргә бүлделәр. Компетентлы жюри әгъзалары катнашучының сөйләү сәнгатенә, эчтәлекне үтемле итеп тапшыру сәлатенә, чиста дикция, сүзләрнең ачык яңгыравына һәм интонациясенә бәя бирде.
Призлы урыннар болай бүленде:
Олырак яшьтәге малайлар төркеме:
1. Гәрәев Салават Ильфатович, Нурлат шәһ., 14 яшь.
2. Галимов Камил Алмазович, Бөгелмә шәһ.
3. Исеев Исмаил, п.г.т. Карабаш, 11 яшь.

Олырак яшьтәге кызлар төркеме:
1. Тагирова Алина Альбертовна, Бөгелмә шәһ.,15 яшь.
2. Шаропова Мөбинә Баходуровна, п.г.т. Урыссу, 12 яшь.
3. Шигапова Сәидә, Балтач районы, п.г.т Балтач,12 яшь.

Кече яшьтәге малайлар төркеме:
1. Тагиров Әмир Альбертович, Бөгелмә шәһ., 9 яшь.
2. Адамов Мөхәммәд, п.г.т. Урыссу, 7 яшь.
3. Касимов Данияр Айнурович, Казан шәһ., 7 яшь.

Кече яшьтәге кызлар төркеме:
1. Сайфуллина Әминә Маратовна, Алматы шәһ., 9 яшь.
2. Усманова Зәйнәб Фәнисовна, Азнакай шәһ., 9 яшь.
3. Гарифуллина Мәрьям Джамаловна, Көньяк-Сахалинск шәһ., 6 яшь.

Бәйгедә җиңүчеләргә һәм катнашучыларга кыйммәтле призлар һәм сертификатлар тапшырылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы