Имам-ветераннар Татарстан мөфтиятеннән котлаулар кабул итә

08 май 2020 ел 08:00
Имам-ветераннар Татарстан мөфтиятеннән котлаулар кабул итә

Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы якынлашу уңае белән, республикабызда имамнар булып хезмәт кылучы мөхтәрәм ветераннар Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котлаулар, бүләкләр кабул итә. Алар республикабыз имам-мөхтәсибләре кулыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бәйрәм бүләкләрен – азык-төлек җыелмаларыннан торган күчтәнәчләр алалар.

Беренчеләрдән булып күчтәнәчне Казанның «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихов кабул итеп алды. Харис хәзрәткә 93 яшь. Ул 1944 елда 17 яшендә фронтка китә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Батырлык, ныклык, түземлек күрсәткәне өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм 30дан артык медаль белән бүләкләнә. Шул ук вакытта ул, мәчет имамы буларак, тормыш юлының күп елларын рухи хезмәткә багышлаган. Имам булып эшләүче ветеранга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән махсус хат тапшырылды һәм аңа киләчәк тормышында ныклы сәламәтлек теләделәр.

Күз яшьләре белән сугыш чоры михнәтләрен 93 яшьлек Хаҗи Гатауллин да искә алды. Ул совет солдатларының фашизмга көрәштә күрсәткән фидакарьлекләре хакында тирән горурлык хисләре белән сөйләде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре шулай ук Хаҗи бабайга Татарстан мөфтие исеменнән җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм ветеранга ныклы сәламәтлек теләде.

Татарстан мөфтие һәм Диния нәзарәте исеменнән котлаулар шушы көннәрдә республикабызның төрле шәһәр һәм районнарында яшәүче ветераннарга да килеп ирешәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы