Авыру балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән "Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясе дәвам итә

08 май 2020 ел 08:32
Авыру балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән "Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясе дәвам итә

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясе көч җыя. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Диния нәзаретенең “Зәкәт” хәйрия фонды дүрт авыр хәлдәге баланы дәваларга 200’000 сум җыйды. Тагы 40 мең җыелса, балалар көтеп алган тернәкләндерү курсларына бара алачак, дигән сүз. Әлегә акча җыю дәвам ителә.

Ярдәмгә мохтаҗ беренче авыру бала – Дәлил Вәлиев. Аңа 3 яшь. Бала гипертензия-гидроцефаль синдромы һәм кан тамырлары шеше белән дөньяга килгән. Өч айдан Дәлил күзләрен йома башлый. Бер яшь тә тугыз айда аңа соңгы диагноз куялар: «үз-үзеңне тотышның аутистик тайпылышы белән психо-сөйләм үсешен тоткарлау формасындагы резидуаль энцефалопатия». Әгәр малай югары сыйфатлы дәвалану алса, бу “җыелма” диагноз бетәргә мөмкин. Дәлилнең әнисе һәм әтисе баланы дәвалау өчен бөтен мөмкинлекләрне куллана, әмма курслар түләүле һәм алар бик күп. Билгеле ки, гаиләдә хәзер бердәнбер туендыручы – ул сабыйның әтисе, әмма Вәлиевлар кардәшләребезнең ярдәменә өметен югалтмый. Кирәкле сумма – 60’000 сум.

Ярдәмгә мохтаҗ икенче баланың исеме Константин Баранов. Аңа 4 яшь. Аның әнисе баланы вакытыннан алда тапкан, һәм бу, әлбәттә, сабыйның сәламәтлегендә чагылыш тапкан. Хәзер Константинда авыр формадагы ДЦП... Малайның әти-әнисе улының хәлен яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Әмма бу җиңел түгел, чөнки гаиләдә әти генә эшли, ә әни тәүлек буена түләнми торган эштә – ул авыру баланы карый. Аңа өзлексез рәвештә дәвалану таләп ителә. Кирәк булган сумма – 60’000 сум. Кызганыч ки, Костяның әти-әнисенең дәвалауны мөстәкыйль рәвештә түләргә мөмкинлеге юк. Алар ярдәм сорыйлар.

Ярдәмгә шулай ук Камилла Киреева мохтаҗ. Бу шат күңелле кызга 21 яшь. Диагнозларның тулы бер «бәйләме»нә дә карамастан, аның йөзеннән елмаю китми: ДЦП, спастик тетрапарез, 3-4-нче дәрәҗәдәге умыртка сөяге кәкрәю, күрү нервларының өлешчә атрофиясе... Камилла бу авырулар белән батырларча көрәшә, һәм бу эштә аңа кызын үзе генә тәрбияләгән яраткан әнисе булыша. Мәрхәмәтле кешеләр аларга тернәкләнү курслары узарга ярдәм итә, чөнки Фәридә ханым авыру кызын даими рәвештә карау аркасында эшли алмый. Чираттагы курс 60 '000 сум тора.

Ярдәмгә мохтаҗ дүртенче бала – Руфат Агаевка – 13 яшь, һәм ул елан чагып инвалидлык алган. Елан чагу аркасында ул аңын югалта. Беркадәр вакыттан соң Руфат аңына килә, шуннан соң анда физик тайпылышлар гына түгел, психик тайпылышлар да башлана. Гаиләдә, Руфаттан тыш, тагын биш бала тәрбияләнә, ә гаиләдә бары тик әтисе генә эшли, аңа әле шулай ук үзенең авыру әнисе турында да кайгыртырга кирәк. Руфат өчен чираттагы тернәкләнү курсы 60’000 сум тора, бу акча аның әти-әнисендә, әлбәттә, юк. Ул сезнең ярдәмгә мохтаҗ.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Иң яхшы сәдака – Рамазан ае сәдакасы”. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул кылсын!

Әлеге авыру балаларга ярдәм итүнең биш юлы бар:

Беренчесе: 7715 номерына САДАКА сүзен язып SMS-хәбәр җибәрергә. Хәбәрнең бәясе 50 сум.

Икенчесе: SMS-хәбәрдә САДАКА сүзен язарга, буш ара калдырырга һәм кирәкле сумманы язарга. Мисал өчен, САДАКА 300. Бу очракта кәрәзле телефон счетыннан 300 сум күчереләчәк.

Өченчесе: 5336 6900 3516 7669 номерлы Саклык банкы картасы («Зәкят» фонды хезмәткәре Әлмәтов Илнур Мәхмүт улы).

Дүртенчесе: акчаны счетка күчерергә мөмкин, реквизитлар түбәндә күрсәтелгән:

Полное наименование организации

Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации

Фонд «Закят»

Генеральный директор

Марданов Булат Раифович

ИНН

1655068682

КПП

165501001

ОГРН

1091600003153

Банк

ПАО «Ак барс» банк

К/с

30101810000000000805

Р/с

40703810400020000071

БИК

049205805

Юридический адрес

420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес

420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон

8(987)225-33-22

В назначении платежа указать – «ДЕТЯМ»

Бишенчесе: Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703.810.3.62190000764

БИК 049205603

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон 89872253322

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Назначение платежа - "детям"

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы