Нәзарәттә 2019-2020 нче уку елы мәчет каршындагы татар теле курсларына нәтиҗә ясалды

11 май 2020 ел 08:50
Нәзарәттә 2019-2020 нче уку елы мәчет каршындагы татар теле курсларына нәтиҗә ясалды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә 2019-2020 нче уку елында республикабыз мәчетләрендә узган татар теле курсларына нәтиҗәләр чыгарылды. Быел татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курсларның – өченче чыгарылышы. Исегезгә төшерәбез: ул узган елның 15-нче октябреннән башланып китте. Баштагы дәвердә 20 мәчеттә ачылган курсларга 300ләп кеше язылган иде. Язылучылар уку башлангач та дәвам итте, нәтиҗәдә, уку елын 436 тыңлаучы уңышлы тәмамлады һәм телне башлангыч дәрәҗәдә үзләштерү хакында сертификатларга лаек. 

Илдә санитар-эпидемиологик торышка бәйле вәзгыять урнашканлыктан, нәзарәт тарафыннан курсларның соңгы ае укулары дистанцион форматта үткәрелде. Моның өчен мөгаллимнәр алдынгы тәҗрибәгә таянып, электрон технологияләрне файдаланып эшне оештырды. Нәтиҗәдә, алты айлык курслар, шул исәптән район мәчетләрендә дә, уңышлы рәвештә онлайн форматта төгәлләнде. Моннан тыш, Россиядә үзизоляция режимы озайтылу сәбәпле, оештыручылар тарафыннан тыңлаучыларга электрон сертификатлар тапшыру карары кабул ителде. Исегезгә төшерәбез: әлеге сертификатлар курслар төгәлләнгән көнне – 30-нчы апрельдә тапшырылырга тиеш иде. Әмма мәгълүм сәбәпләр аркасында, алар быел тантаналы төстә тапшырылмаячак, бары курсларны алып баручы мөгаллимнәр аны укучыларның электрон почталарына юллаячак.

Быелгы бушлай татар теле курслары 20 мәйданчыкта, шул исәптән республиканың 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәрелде. Башкалабызда курслар «Ризван», «Тынычлык», «Казан нуры», «Әниләр», «Гаилә» мәчетләрендә узды. Тыңлаучылар саны буенча «Әниләр» мәчете иң күп укучыларны үзенә җыйды: барлыгы 65 кеше. Шулай ук Түбән Кама, Норлат, Чистай мөхтәсибәтләрендә узган курсларга 30лап укучы йөрде.

Дәресләр атнага ике тапкыр уздырылды, расписание укучыларның тәкъдимнәрен исәпкә алып, күпчелек кеше өчен уңайлы вакытны сайлап төзелде. Укыту курсы 48 академик сәгатьтән торды һәм 30 апрельгә кадәр дәвам ителде. Март ахырыннан илебездә кертелгән үз-үзеңне читләштерү режимы шартларында укулар дистанцион рәвештә үткәрелде.

Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелде. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырылды.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барды. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдаланылды.

Киләсе яңа уку елыннан татар теле курсларын үткәрү географиясен киңәйтү күздә тотыла. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы