Мөфти «Ярдәм» мәчетендә хәйрия чаралары белән танышты һәм «Тормыш юлы» проекты волонтерлары белән очрашты

08 май 2020 ел 14:55
Мөфти «Ярдәм» мәчетендә хәйрия чаралары белән танышты һәм «Тормыш юлы» проекты волонтерлары белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 15 нче көнендә, Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәренең «Ярдәм» мәчетендә булып китте. Биредә Милли ислам хәйрия фонды урнашкан һәм азкеремле кешеләргә азык-төлекне өйгә китереп бирү буенча «Тормыш юлы» дип исемләнгән социаль акция гамәлгә ашырыла. Камил хәзрәтне Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе һәм мәчет имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, шулай ук акцияне уздыручылар һәм волонтерлар сәламләде.

Илдар хәзрәт мөфтигә хәйрия акциясен гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде, тудырылган шартларны һәм техник базаны күрсәтте һәм барлык эшләрнең эпидемиологик вәзгыятьне күздә тотып, барлык санитария таләпләрен үтәп башкарылуын ассызыклап узды.

– Бөтен дөньяны коронавирус чиренең коточкыч зур тизлектә таралуы борчый, – дип билгеләде Илдар хәзрәт. – Ләкин бу мохтаҗларга ярдәм күрсәтү турында оныту өчен сәбәп була алмый. Инвалидлар, ятимнәр, ялгыз пенсионерлар, аз керемлеләр, күп балалы гаиләләр элеккечә үк безнең җылы карашыбызга һәм ярдәмебезгә мохтаҗ. Шуңа күрә Милли ислам хәйрия фонды «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенә керде.

Хәзрәт ассызыклап узганча, акция 1 апрельдән гамәлгә ашырыла башлады һәм көн саен мохтаҗ булган 2000нән артык казанлыны колачлый. Алар арасында сукырлар, чукраклар, коляскада йөрүчеләр, ДЦП диагнозы булган кешеләр, ялгыз пенсионерлар, аз керемлеләр, күп балалылар, инвалид балалы аналар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, чит ил студентлары бар. Ярдәм конфессиональ һәм милли үзенчәлекләргә бәйсез рәвештә күрсәтелә. Меню көн саен үзгәреп тора, ланч-бокслардагы ризык дөрес туклану таләпләренә җавап бирә, тәмле булуы һәм яңа гына пешкән булуы белән аерыла. Ланч-бокста – итле ризык, салат, камыр ашлары (өлеш, вак бәлеш яки өчпочмак), ипи. Бер ланч-боксның бәясе, өйгә китереп бирү хакын да исәпкә алып, фондка 155 сумга төшә. «Тормыш юлы» акциясе кысаларында «Ярдәм» фонды «Хәйрия ифтарын өйгә китереп бирү», «Ветераннарыбызны онытмыйбыз», «Чит ил студентлары» һ.б. проектларын тормышка ашыра. Барлыгы 8 шундый башлангыч.

Мөфтинең мәчет волонтерлары белән очрашуы да бик җанлы узды. Алар ризык әзерләү, ланч-боксларны тутыру һәм аны мохтаҗларга илтеп бирү эшендә актив катнаша. Яшьләр Камил хәзрәт белән хәйрия акцияләрендә катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм Татарстан мөселманнары башлыгы белән аралашу, аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлегенә ия булды. Мөфти хәзрәт аларга «Ярдәм» мәчетенең социаль башлангычларына битараф булмаганнары өчен рәхмәтен белдерде һәм хәтта кыска вәгазь сөйләп, мохтаҗларның күңелен күрү өчен игелекле гамәлләр кылуның мөһимлеге турында нәсыйхәт сүзләрен җиткерергә өлгерде:

– Үзенең хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тотучыныкы кадәр савапны алыр, әмма уразалы кешенең савабы кимемәс». Шул ук вакытта без Рамазанда һәр игелекле гамәлнең 700гә һәм аннан да күбрәккә тапкырлануын беләбез. Иртә таңнан кичкә кадәр, ураза тоткан хәлдә, бары Аллаһы ризалыгы өчен игелекле гамәлләр кыласыз! Ә Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавына ирешү өчен, адәм баласына кайвакыт бер гамәл кылу да җитә. Без нәкъ менә кайсы гамәлебезнең Аллаһының ризалыгына ирешүгә сәбәпче булачагын белә алмыйбыз, шуңа күрә изге гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк кылырга кирәк. Бигрәк тә Рамазан аенда, ул безгә Аллаһының рәхмәтенә никадәр өмет бүләк итә бит! Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый, чөнки киләсе Рамазанга кадәр яши алачагыбызга беребездә дә гарантия юк. Аллаһы Тәгалә тырышлыкларыгызны кабул итсен һәм сездән разый булсын!

“Ярдәм” фонды проектларында катнашу өчен барлыгы җитмештән артык волонтер җәлеп ителгән.

Алга таба Камил хәзрәт инвалидлар өчен җайлаштырылган “Ярдәм” мәчете территориясен карады. Үз-үзеңне читләштерү режимы кертелү сәбәпле, инклюзив спорт һәм уен мәйданчыклары ябык хәлдә, әмма алар яңа сезонга әзер һәм карантин чаралары гамәлдән чыгарылганнан соң ук халыкны кабул итә ала. Илдар хәзрәт Баязитов мөфтигә шулай ук инвалидлар өчен күпфункцияле спорт комплексы төзелешен күрсәтте. Эшләр тәмамлангач, биредә спорт ярышлары, мәдәни чаралар, ифтарлар, күргәзмәләр үткәрү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Рамазанның беренче көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган VIII Республика ифтарына старт бирде. «100-еллык ифтары» республика буенча 30 000 кешене колачлыячак. Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, быел ифтар ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырыла һәм халыкның бары тик мохтаҗ катлауларын гына күздә тота. Һәр көн саен Татарстанның төрле районнарына 1000-р порция таратыла. Бер порциянең бәясе 300 сум. 

Республикакүләм ифтарга акча җыю игълан ителде. Ярдәмне 7715 кыска номерына «ИФТАР буш ара СУММА» тәртибендәге текст белән смс җибәреп була. Мисал өчен, ИФТАР 500.

“Ярдәм” мәчете акцияләрендә шулай ук һәркем катнаша ала. Ничек ярдәм итәргә?

Сбербанк картасы 4274 2780 2038 4288. 

ФИО: Баязитов Илдар Рәфкать улы.

Саклык банкы картасы 79600480778 телефоны номерына беркетелгән. 

«Ярдэм» Милли ислам хәйрия фондының реквизитлары: 

НИБФ «Ярдэм» ИНН 1658087725 КПП 165801001 ОГРН 1071600003530 БИК 049205603 р/с 40703810562000000971 к/с 30101810600000000603 в Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк.

Назначение платежа: «Благотворительная помощь на кормление малоимущих». 

Шулай ук 7715 номерына (50 сум) НУР сүзе белән смс җибәрергә мөмкин.

Ничек ярдәм итәргә?

Әгәр дә кеше авыр тормыш хәлендә калса һәм аның ашарга әзерләргә мөмкинлеге булмаса, ул 8 (843) 258-07-78 телефоны буенча кайнар ризык белән ланч-бокслар алу өчен гариза бирә ала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы