«Коръән хәфизе белән танышу» онлайн әңгәмәләре башлана. Беренче кунак – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

10 май 2020 ел 14:10
«Коръән хәфизе белән танышу» онлайн әңгәмәләре башлана. Беренче кунак – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Иртәгә, Рамазанның 18-нче көнендә (11 майда), сәгать 11.30-да Казанның Коръән хәфизләр әзерләүче “Рәшидә” үзәгенең Инстаграм аккаунтында @sentrkhafizovkazan турыдан-туры эфирда «Коръән хәфизе белән танышу» ачыктан-ачык онлайн әңгәмәләр циклы башланып китә. Тапшыруның беренче кунагы − Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Республика мөселманнарының башлыгы белән әңгәмәне Коръән хәфизләрен әзерләүче “Рәшидә” үзәгенең җитәкчесе Габдеррәшид хәзрәт Фәизов корачак. Очрашуда Камил хәзрәт үзенең тулаем Коръәнне ятлау тәҗрибәсе турында сөйләр, уңышлы ятлауның серләрен ачар.

Турыдан-туры эфир барышында барлык теләүчеләр @sentrkhafizovkazan яки @kamilhazrat аккаунтыннан мөфтигә  Коръән хәфизлеккә ирешүгә кагылышлы сорауларын бирергә мөмкин. Сорауларны татарча да, русча да бирергә була.

Киләсе «Коръән хәфизе белән танышу» эфирының кунагы Казанның Коръән хәфизләре әзерләүче “Рәшидә” үзәгенең барлыкка килүенең чыганагында торган, үзәкнең беренче мөдире  Ибраһим хәзрәт Сабиров булачак.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы